Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

миңгерәтү башланды. Өскә ташлар, тоткалы герләр очты, таяклар хәрәкәткә килде. Тәннәрдән каннар чәчрәп чыкты. Әти-әнисен кызганган малайлар йолкынып елашты, акыра-акыра изаланды. Һуштан язган Шабай һәм Сәрмәния, ниһаять, сулы кабергә барып төште, чокырдан чыгарга тырмашкан кулларын аяклар изде, судан калыккан башларына таяклар төште.

      Шулвакыт үз әҗәлен дә сизенгән Шәех әнисенең нәрсәгә ым кагуын аңлап алды. Әйтерсең ул бу минутта ун яшькә олыгаеп китте. Һәм җан ачуы белән староста Хамайның ярдәмчесе Нишан кулын тешләп алды да аңардан ычкынып йөгереп китте, якындагы арыш басуына чумды. Артыннан куа килүчеләргә тоттырмас өчен очты гына, табан аслары ялтырап-ялтырап калды, баш очында иелгән башаклар чайкалды. Аның бөдрә чәчле башы, туптай калка-чума, диңгездәй басу өстеннән, күренер-күренмәс, гүя тәгәрәп узды. Артка карау юк. Ул бер абынды, ике егылды. Тез башлары суелып-суелып киткәнен дә сизмәде. Үрмәләде, мүкәләде, янә торып чапты. Аннары, арыш басуын кисеп, аска – Аксу буе әрәмәлегенә кереп шылды. Үз-үзен ашыктырды: «Тизрәк! Тизрәк!..» Камышлы, чытырманлы әрәмәлек кул-аякларын, битләрен чеметтереп-чеметтереп алды, ул бернигә игътибар итмәде. Аксу елгасына җитүгә, суга кереп чумды, бераз агым уңаена йөзеп барды-барды да, елганың аргы ягына чыккач, яр буйлап Акширмәгә таба йөгерде. Олы юлга күтәрелергә теләмичә, Аксу аркылы салынган күпер астыннан суга чума-чума йөзде. Яр буе камышлыгы аша җир өстенә шуып чыккан бер еланны күреп өркеп калды. Елан суга кереп киткәч, ул, әрәмәлектән чаба-чаба, тәмам хәлдән таеп, куе таллык төбенә ауды һәм үксеп-үксеп елады, бармаклары белән җирне тырмашты: «Әни бәгырем! Әти җаным!.. Минем очар канатларым!.. Сездән башка мин нишләрмен? Сынган, каерылган канатларым белән кайларга барыйм?..»

      Аның ярсыган йөрәге күкрәк читлегеннән чыгам-чыгам дип бәргәләнде, йодрыкларын йомдырды. Әйтерсең ул шул куллары белән күзләренә кан сауган бәдбәхет Хамайны буып үтерергә әзер… Тик учына эләккән коры-сары чыбыклар гына аның кулында шартлап-шартлап сынды. Җаны уйнаудан башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Тәңресеннән ярдәм көткәндәй, зәңгәр күккә карады. Күк йөзе аяз, бар дөнья, әйтерсең берни булмагандай, тын гына йокымсырый. Җилләр куалаган болытларның агын да, карасын да уздырып җибәрергә әзер… Ә аның күңелен кара болытлар гына каплап алган, әле һаман да Хамай төркеменең шәүләләре артыннан куа килә сыман… Ул, кинәт айнып киткәндәй, бу дөньяга күзләрен бүтәнчә ачты…

      Шәех азга гына тынып калган җиреннән иңри-иңри тәкрарлады: «Нигә, нигә син, дөнья, миңа шулай мәрхәмәтсез? Канатларымны сындырдың… Әти-әниемне, энемне гүргә тыктың… Бар дөньямны дөм караңгы иттең…»

      Әйтерсең Шәех өстенә Суширмә таулары ишелде. Ул әти-әниләренең җан ачысы белән ярдәм сорап ыңгырашуларын, сулкылдап гозерләүләрен ишеткәндәй булды, шул авазлардан качарга теләгәндәй, әйләнеп аркасына ятты, аяз күккә карап калды. Анда, каядыр өстә, аның сагышларын таратырга теләгәндәй, сабан тургайлары сайрый, әрәмәлек эчендәге кошчыклар да аңа гүя җиңеллек теләп моң түгә. Гүя әрәмәлек өстен тоташ сагыш сарган,