Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

тәгәри-тәгәри көлде.

      Шулчак түземлеге чамадан ашкан Мәхмүткә телгә килде:

      – Әйе, – диде ул, горур гына башын югары күтәреп, җиңенә ябышкан үлән яфракларын сыпыргалап куйды. – Без, морзалар, аксөякләр, шуңа күрә ак күмәч ашыйбыз. Ә сезнең сөякләр кара, шуңа күрә ашаганыгыз да кара икмәк.

      Авыл малайлары көтелмәгән бу сүзләргә ничек җавап кайтарырга белмичә югалып калдылар. Ипле һәм матур итеп, сүзне-сүзгә чиккән сыман җиренә җиткереп сөйләшә иде Мәхмүткә. Ләкин шунда, Мирсәеттән калышасы килмәгәнгәме, әллә үз җавабыннан үзе канәгать булмыйчамы, малайның бәгыренә кагыла торган сүзләр тезеп китте:

      – Сез авылыгыз белән хәерчеләр. Ашарыгызга да кара икмәк белән арыш чумарасыннан башка нәрсәгез юк. Килгәнемә үкенеп бетә алмыйм, кешечә кунак итә алганыгыз да юк…

      Кунак егетнең бу сүзләре иң элек Мирсәеткә килеп кадалды. Малайларның һәммәсенә ачуы чыгып сөйләсә дә, турыдан-туры аңарга кагыла иде бит. Ул, кунакка дип, аларга килгән.

      – Әйе, без кара ипи генә ашыйбыз… Аның каравы көн-төн эшлибез, – диде Мирсәет, чарасызлыктан ничек чыгарга белмичә.

      Аны яклап, башка малайлар да шул ук сүзләрне кабатлады.

      Вәкарь белән, җиңүче сыйфатында эре генә көлемсерәп алды Мәхмүткә. «Әйтсәм, берәгәйле әйтәм», янәсе, һәм һәркайсына ишетелерлек итеп өстәп куйды:

      – Телегез булмаса, күптән карга күтәреп киткән булыр иде үзегезне.

      – Әйдә, көрәшәбез, – дип әйтеп ташламасынмы шунда Гаташ.

      – Әйдә, – дип, шундук эләктереп алды кунак егет. Биленә таянып, уртага чыгып басты. – Сезгә ектырсам, кадет булып та йөрмим мин.

      Гаташ үзе тәкъдим кертте, ә үзе малайлар артына кереп посты. Кем-кем, көрәш дигәннәре аңардан булмый инде, Сабан туенда катнашса да, шул ат чабышында гына узыша торган иде.

      Малайларның шүрли калуын сиздеме Мәхмүткә, батырайганнан-батырая барды. Җиңнәрен сызгана төшеп, уч төпләренә төкергәләргә кереште.

      – Әйдә, ничек көрәшәбез – татарчамы, әллә французчамы?..

      Малайларның барысы өчен дә җавапны Гаташ бирде:

      – Бездә көрәшнең французчасын, урысчасын белмиләр… Морза малае дигәч тә, әллә кем булган…

      – Нәрсә, син көрәшәсеңме? – дип, Гаташны үзе янына чакырды кунак егет. – Әйдә, карыйк, татарча ничек көрәшәсең икән.

      Бу юлы дәшмәде Гаташ, борынын гына тартып куйды. Үзеннән бер башка калку малай янына курыкмый ничек чыгарга кирәк. Мәхмүткә, яшькә бер чама булса да, аларның һәркайсына караганда да гәүдәгә байтак кына калкурак һәм эре сөякле иде.

      Гаташтан булмагач, көрәшергә Мирсәеткә кала. Кунак егет белән эләгешеп китүче дә үзе ич! Башкаларга караганда күбрәк аны рәнҗетте, аңардан көлде Мәхмүткә. Үзен генә түгел, әти-әнисен рәнҗетте, аларның ярлылыкларыннан көлде. Узган елгы мыскыллау сүзләре дә хәтердән җуелырлык түгел. Күрсәтер әле ул аңарга «хәерче» нең кем икәнлеген… Мирсәет уч төпләренә, «тәч» итеп, бер төкерде дә морза малаеның каршысына чыгып басты:

      – Җә, карап карыйк синең ак күмәчеңнең нәрсәгә яраганын. Алыштанмы, салыштанмы?.. –