Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

түгел, ишетергә дә теләмидер дисәң, һич тә алай түгел. Әле берничә генә ай элек, мөгаллимлек итеп, татар-башкорт балаларын урысчага өйрәтеп, авылдан авылга күченеп йөргән җирләреннән туган яклары Кырмыскалыга кайтырга чыккач, Златоуст өязе Яңа Мөслим авылында тукталганнар иде, шунда өлкәннәр төне буе пышылдашып чыкты.

      Дөрес, Мирсәетне йоклый дип уйладылар ул чакта. Чынлап та, малай йоклаганга сабышып ятты, борынын сызгырткан, борсаланган булды. Ә әтисе, аның йоклау-йокламавын ачыкларга итеп, әллә ничә кат янына ук килде, юрганын ябып китте.

      Улының йоклавына тәмам ышангач, хуҗа һәм аңарга кич утырырга килгән тагы берничә ир-ат белән чәй артында әңгәмә корып утырдылар. Питердагы эшчеләр хәрәкәте, Уралдагы чуалышлар турында сөйләштеләр. Күбрәк аның әтисе сөйләде, ә авыл кешеләре һаман сораштыра бирде. Әтисенең шулай күп белүенә, кая барып чыкма, шунда якын әңгәмәдәш табуына, хөрмәткә лаек булуына куанып ятты Мирсәет.

      Соңыннан үзләре янына тагы бер мыеклы абый килеп өстәлде. Аның мыеклы булуын, йоклаганга сабышып яткан арада күз чите белән генә чамалап өлгергән иде малай. Ул кеше әле генә Златоусттан кайтып төшкән икән, анда эшчеләр восстание күтәргән, ди. Үз күзләре белән күргән.

      Нәкъ әнә шул чагында, кызыксынуын баса алмыйча, күз төшереп алды да инде аңарга Мирсәет. «Восстание» дигәнен аңламады аңлавын, әмма аның ниндидер гайре табигый, иллә дә хәйран нәрсә булуын чамалады. Чөнки шул хакта әйткәч тә, авыл мужиклары гына түгел, хәтта аның әтисе дә «ухылдап» баш чайкап куйды. Йоклап яткан чагы булмаса, Мирсәет тә түзмәс, һичшиксез, сикереп торыр иде һәм дә ул хикмәтле «восстание» дигәннәренең ни аңлатканын сораштырмый калмас иде.

      Шуннан соң теге мыеклы абый тагы да пышылдый төшеп сөйләп китте. Ике колагын торгызып тыңларга тырышса да, анык кына ишетә алмады Мирсәет. Шулай да әңгәмәнең ни хакында барганлыгын чамалады. Златоуст эшчеләре патшаның үзенә каршы баш күтәргән икән. Ә тегеләрне атлы казаклар чакыртып бик нык кыйнатканнар. Шуңа да карамастан бу 1903 ел тыныч булырга охшамаган, әле Питер һәм Мәскәү эшчеләре дә үзләрен күрсәтәчәк, дип әйтте теге мыеклы абый. Нәкъ шул мәлне әтисенең:

      – Урыс эшчесе кузгалды, – дип, көрсенеп куйганы ишетелде. – Кавказ халкы, латышлар, яһүдләр дә йоклап ятмый. Ә менә безнең татар-башкорт уяныр микән кайчан да булса…

      Әңгәмәләре әле шактый дәвам иткәндер, әмма пышылдау авазлары тәмам изрәткән булса кирәк, калганын Мирсәет хәтерләми – йокыга киткән.

      Шулай да Мирсәет әтисенә каныгуын туктатмады. Икенче көнне янә, урман юлыннан карт биягә утын төяп кайтып килгән мәлдә, аңарга тагын шул ук соравын бирде.

      – Әти, татарлар кайчан баш күтәрә инде?..

      Хәйдәргали агай бу юлы да ошатмады улының үҗәтлеген. Болай да зур авырлык белән атлап барган атка гел урынсызга талчыбыгы белән китереп сукты. Әмма аның сүзләре Мирсәеткә төбәлгән иде:

      – Сугып торып җибәрермен… Очып барып төшәрсең…

      Мирсәет бит белә: шулай дип әйтә генә ул, балаларына кул ягылдырмый аның әтисе. Ә инде, кая барса да, үзе белән