Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

малаен: башкаларыннан аерылып тора ул. Уйнарга-шаярырга яратса да, трай тибеп, бер максатсызга җил сугарып йөрми. Китап җене кагылган, ахры, үзенә. Ничә карасаң, аның китаплары тирәсендә. Бер-бер эш кушсаң, ике-өч тапкыр кабатламыйча, тавышыңны күтәрмичә генә кузгатып булмый үзен өстәл артыннан. Әллә нинди шунда, һич кенә дә авыл малайларына охшамаган. Җир сукалап, иген игеп, дөнья көтәргә яралмаган, күрәсең.

      Малайга унбиш яшь тулды. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Күрә, аңлый иде ич ул: малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми борсалана әнә. Кая да булса китү, белем алу турысында сүз башларга гына кыймыйча йөри. Гаиләдәге җитмәүчелекне аңлый иде булса кирәк.

      – Мирсәет, – дип, әтисе көннәрнең берендә улының аркасына кулын салды. Аларның икәүдән-икәү генә, ат арбасына янәшә утырып, болынга печәнгә төшеп барулары иде.

      – Нәрсә, әти?

      Үз уйларына, хыялга бирелеп барган малай сискәнеп куйды. Әтисенең шул рәвешле кече күңел белән, яратып аркасына кагылганы булса да бик сирәк булгандыр ул елларда. Берөзлексез дөнья көтә, эштән бушаганы юк ич аның.

      – Син дә үсеп егет булгансың икән инде, – дип, үзалдына сүз башлады ата. – Менә уйлап бара идем әле, кем булырсың икән син, улым?

      Мирсәет өчен көтелмәгән сорау түгел иде бу. Печәнлектә төннәр буе керфек какмый уйланып яткан чаклары бар иде аның бу хакта. Морза туганнары кебек, ерак шәһәрләргә барып, гимназияләрдә, университетларда уку турында хыяллана иде ул. Әмма шул ук вакытта салкын акыл белән моның мөмкин түгеллеген дә аңлый иде. Андый ерак шәһәрләргә бару өчен, акча кирәк диләр. Әтисендә акча юклыкны ул яхшы белә. Чыгышың, нәселең, хәтта фамилияңнең дә затлы булуы кирәк андый тирәләрдә уку өчен. Мирсәеттә исә боларның берсе дә юк һәм һичкайчан булмаячак… Ә укыйсы килә…

      – Укыйсым килә минем, әти, – дип әйтеп салмасынмы шунда. Бу сүз теленнән түгел, гүя җаныннан саркылып чыкты аның.

      – Укыйсың килә… – дип, аның артыннан кабатлады ата. Ул да уйлана иде булса кирәк. – Укыйсы килә дисең инде, алай булгач…

      – Әйе, әти, минем әнә Мәхмүтләр, Әмирхан һәм Фәтхелбаяннар кебек укыйсым килә. Алардан да тырышыбрак, алардан да уздырыбрак укыр идем.

      – Алар – морза малайлары. Аларга укымыйча ярамый… – дип, шундук җавап кайтарды ата һәм, үзенең җавабы белән улын канәгатьләндермичә, киресенчә, аның күңелендәге ярага тоз гына өстәвен аңладымы икән, шундук янә басынкылана төште. – Син дә тик ятмыйсың бит, әнә минем китапларны таушалдырып бетергәнсең.

      Ул чактагы ерак татар авылы өчен аның әтисендәге китаплар сирәк очрый торган зур байлык иде бит.

      – Ике кат, кайберләрен өчәр-дүртәр кат укыдым шул инде мин аларның.

      – Бер китапны өч кат укыдыңмы? – дип, киная белән елмайган атлы булды Хәйдәргали агай. – Татарчаларын укып бетерсәң, урысчаларын, төрекчәләрен укырга кирәк.

      – Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде, – дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай. – Лермонтовның «Мцыри» ен яттан сөйлимме