Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди

Читать онлайн.
Название Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…
Автор произведения Радиф Сагди
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2010
isbn 978-5-298-03397-8



Скачать книгу

да сузып булмый. Укытучыбыз, бу ике «паралле-ле-пи-пед» ка нәфрәт белән бик озак карап торганнан соң: «Утырыгыз, чүп савытлары, икегезгә дә «ике» ле, – дип, өстәл янына китә. Элеккеге таныш билгеләр янына тагын берсе өстәлә. Дәреснең дә әле яртысы гына узган бит, икенче яртысында тагын кем бәхетсезлеккә дучар булыр икән? Шул арада без Рәмзия Зиннәтуллинага ымлыйбыз. Коткар, янәсе, безне бу бәлаләрдән. Бик яхшы укучы кызыбыз кул күтәрә.

      – Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? – дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:

      – Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! – дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.

      Геометрия белән алгебра дәресләре көн дә шулай бер сценарий буенча уза. Шул сәбәпле сигезенче классның икенче яртысына кергәч, мәсхәрә ителүгә түзә алмыйча, Рафаэль Шиһапов математика дәресләренә бөтенләй йөрмәс булды. Тик ул безнең өчен бик кирәк була торган иде. Бигрәк тә параллель класс – сигезенче «А» лар белән футбол уйнаганда. Физкультура дәресе буласы көнне, Рафаэль укырга килмәсә, өенә «илче» ләр җибәрә идек. Ул безне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен килә. Килә дә каршы якның капкасына ике-өч туп тибеп тә кертә. Аннары туп-туры өенә юнәлә. Рафаэль килми калган уеннарның күпчелегендә без җиңелә идек. Тыныч кына йөргән, үзеннән дә, башкалардан да бик күп таләп итмәгән егетебез футбол кырында үзгәрә, арысланга әйләнә, туп аның хәрәкәтләренә генә буйсынып, аякларына ябышкандай ияреп йөри. Ә инде аңа төгәл бирелгән пас күпчелек очракта гол белән тәмамлана. Шуңа күрә каршы як уенчылары күбрәк аны кысрыклый, аяк чала. Рафаэль исә сикереп тора да яңадан һөҗүмгә ташлана. Мәйдандагы математиканы ул яхшы белә: кайчан, ничек, нинди формула кулланырга кирәклеген аның аңына табигать үзе салган. Менә нинди иде ул безнең сабыр гына йөргән егетебез. Сигезенчене тәмамлагач, Рафаэль СПТУга укырга дип китте дә югалды.

      Алгебра дәресләренең берсендә исә Шамил дигән егетебез, классташлар алдында әйбәт булып күренер өчен, дәрес вакытын кыскартуны үз өстенә алды.

      – Мансур Вәлиевич, мин сезне бүген төшемдә күрдем, сөйлимме? – ди бу, артистланып.

      – Юк, Шамил, дәрес вакытында түгел, соңыннан, – ди укытучы, усал караш ташлап.

      – Хәзер сөйлим инде, Мансур абый?!

      – Юк, дидем бит, Шамил!

      – Хәзер сөйлим инде, соңыннан кызыгы бетә аның, – дип, Шамил һаман безнең файдага дәресне суза. Инде укытучыбыз алдында абруе зур булган классташлар да:

      – Мансур абый, сөйләсен инде, кызык бит! Ну, Мансур Вәлиевич! – дип үтенгәч, математика укытучысы, күркә кебек, башын селкеп ала да:

      – Ярый, Шамил, сөйлә, алайса, тиз генә! Югыйсә дәрес вакытым бушка үтә, – дип ризалыгын бирә.

      – Беләсезме, Мансур Вәлиевич, мин алгебра дәресендә тирән йокыга талганмын, имеш. Кемнеңдер төрткәләвенә күземне ачсам, алгебра китабын күтәреп, сез басып торасыз. Күзегез акайган, күз алмаларыгызны кан баскан! Китабыгыз шундый зур булып күренә! «Әй син, чүп савыты,