Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди

Читать онлайн.
Название Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…
Автор произведения Радиф Сагди
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2010
isbn 978-5-298-03397-8



Скачать книгу

тамашачылар өчен түгел, бары тик минем өчен генә бии-җырлый иде кебек. Бу хәл мине әллә ни куандырмады: «Кеше-мазар сизмәсә ярый инде», – дим. Үзем күз карашым белән Әсфәнияне эзлим. Әнә алар сабакташым Суфия белән янәшә утырган да бик бирелеп концерт карый. Тамашачылар исә, Гөлнараның кай тарафка карап җырлавын чамалар өчен, борылып-борылып, кемнедер эзли башлады, ул да түгел, Суфияның үткен күзләре халык арасыннан мине искәреп тә алды, ул авызын зур итеп ерып кул болгады, шундук Әсфәниянең колагына да нидер пышылдап алырга өлгерде. Анысы, борылып, моңсу гына елмайды да, исәнләшкәнен белдереп, башын селкеде, аннары берни булмагандай кабат сәхнәгә терәлеп катты. Ниһаять, алып баручы бераздан танцы булачагын әйтте, яшьләрнең кайтып китәргә ашыкмауларын сорады.

      Мин, уен башланганчы, күрше авыл егетләренә сәлам биреп, һава сулап керергә булдым. Клуб алдындагы бакчада төркем-төркем авыл яшьләре кайнаша, кайсы тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли. Равил дигәне, синең белән сөйләшәсе бар әле дип, мине читкәрәк дәшеп алды.

      – Бар, Хәниф, кайтып кит хәзер үк, югыйсә дус дип тормыйм, сиңа хуже була! – диде ул, башы белән читтә торган унлап егеткә ымлап.

      – Нәрсә булды, ник җыйдың инде миңа каршы бу төркемне? Үзең генә куркасыңмы әллә?

      – Курыкмыйм мин синнән, кисәтәм генә, матаеңа утыр да тай моннан яхшы чакта! – дип әтәчләнде табак битле, калын иренле Равил. Мин, аптырап:

      – Ни булды, аңлат, шуннан соң гына китәм, – дидем.

      – Бүген биюче кыз янына бармыйсың, мин озатам аны, – димәсенме бу. Минем эчкә шундук җылы йөгерде.

      – Бөтен кайгың шул гынамы, минем кем янына төшкәнне син бит яхшы беләсең. Хәтереңне яңартыйммы: Әсфәния янына! – мин әйтәм. Теге ышанмый.

      – Ялганлама, синең кем янына төшкәнеңне бөтен авыл белә. Теге кыз үзе көне буе мактанып йөрде, – диде ул, миңа усал карап. Юк, тәки ышанмый бу миңа. Хәниф шундый сылу биюче кызны үз авылларының Әсфәниясенә алыштырыр дип башына да китерә алмый. Көнләшүдән тәмам миңгерәүләнгән, ахры.

      – Равил, син теләсәң кемне озат, мин Әсфәния янына керәм. Әгәр матайга зыян-фәлән саласың икән, үзеңә үпкәлә, – дип, мин ишеккә юнәлдем. Минем арттан Тәлгат тә иярде, үзе:

      – Хәниф, болар чынлап сөйләшә, икәү генә каршы тора алмаячакбыз, кайтыйкмы әллә бүгенгә? – ди.

      – Башта кереп Әсфәния белән сөйләшәм, аннан күз күрер! – дим.

      Әсфәния белән Суфия янында буш урын бар иде, килеп утырдым.

      – Сәлам, Әсфәния!

      Кызый коры гына:

      – Исәнме! – дип куйды.

      Мин яңадан сүз каттым:

      – Әсфәния, әйдә, урамга чыгып аңлашыйк әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар.

      Ул, миңа борылып:

      – Хәниф, нигә икейөзлеләнәсең, биюче кыз бит, Балчыклыда егетем бар, кичә озата кайтты, бүген сезнең авылга минем белән күрешергә төшәчәк, дип сөйләнеп йөргән. Нигә алдашасың? – дип, сүзләре белән биткә «чәпәде».

      – Юк, Әсфәния, мин синең янга төштем. Ул кызга мин, бүген очрашабыз дип, ялгыш кына да әйтмәдем.