Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин

Читать онлайн.
Название Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами
Автор произведения Роберт Миннуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03610-8



Скачать книгу

белән, Федерация советы һәм Дәүләт Думасы ярдәме белән яңа паспортларны без теләгәнчә үзгәртеп булса, 14 яшьлек балаларга паспортлар өләшеп өлгергән Россия Президенты тагын бер тапкыр шактый уңайсыз хәлдә калачак. Дөресрәге, үзенең тирәсендәгеләр калдырачак аны шушы хәлгә. Ләкин безнең дә мескеннәр, манкортлар буласыбыз килми. Безнең үз исемебез, үз телебез, үз республикабыз, үз Конституциябез һәм Россия белән төзелгән Шартнамәбез бар. Безгә хәзер инде, соңгы елларда җыелган, алдагы көннәрдә килеп тууы ихтимал булган проблемаларны хәл итәр өчен, яңа Шартнамә турында уйлый башларга вакыт. Безнең кемлегебез шул Шартнамәдә күренәчәк!

13 ноябрь, 1997

      Телсез татар кемгә кирәк?!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Әле кайчан гына зур бәхәсләр аша, шул ук вакытта зур күтәренкелек шартларында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителгән иде. Аңа да биш ел гомер узып бара. Димәк, азмы-күпме нәтиҗәләр ясарга, утырып бер уйланырга, эшләгән эшләребезгә бәя бирергә, эшләнмәгәннәренең сәбәпләрен ачыкларга вакыт һәм, әлбәттә инде, безгә кичекмәстән Законның үтәлешен тулысынча тәэмин итү чараларын булдырырга кирәк. Иң мөһиме, шактый гына эш башкарылган, мәсьәләне аңлау бар, теләгебез дә юк түгел. Безнең Дәүләт Советы әлеге Законны һәрвакыт күз уңында тота. Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе дә моны иң мөһим законнарның берсе дип саный.

      Телле халык кына илле халык, ягъни телле халык кына үзенең дәүләтен торгыза ала. Әмма, кызганычка каршы, татар халкының дәүләт төзерлек теле әлегә юк. Дөресрәге, кайчандыр дәүләт теле булган, аннары гасырлар дәвамында типкелектә йөргән бөек телебезне яңадан дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алганыбыз юк. Татар теле әүвәлгечә даһи шигырьләр, җырлар язарга ярый, законнар язарга ярамый. Татар теле урамда сөйләшергә, тарткалашырга, үзара ызгышырга ярый, дипломатия телендә сөйләшергә ярамый. Татар теле шәхси хатлар язарга ярый, җитди документлар язарга ярамый. Татар теле эстрада яисә театр сәхнәләрендә яңгырый, дәүләт күләмендә уздырыла торган форумнарда яңгырый алмый. Хәтта үзебезнең Дәүләт Советында да татар теле ирекле темага сөйләшеп, зарланышып, акыллы-акыллы сораулар биреп утырырга гына ярый. Ә инде законнар кабул итә башласак, үзеннән-үзе русчага күчәбез. Чөнки без рәхәт яшәргә өйрәнгәнбез. Безгә русча уйлау, русча сөйләү, русча документлар тутыру җиңелрәк. Татарчага күчә башласаң – зур фаҗига. Шуңа күрә хәтта сессияләрдә татарча сөйләшкәннәребез дә, үзебезне милләтпәрвәр дип йөргәннәребез дә, Президентка яисә Премьер-министрга акча яки фатир сорап язганда, хатны, әлбәттә, русча язабыз. Чөнки беребез дә җүләр түгел, татарча хатның бәясен, ул хатка мөнәсәбәтне яхшы беләбез.

      Дәүләт программасының шактый гына өлеше үтәлүгә дә карамастан, ни өчен ул кадәр алга китеш юк соң әле? Моның сәбәпләре, мөгаен, күптер. Аннары, тел проблемасы бер Татарстанда гынадыр дип уйласак та, бик нык ялгышабыз, һәр республиканың үз авырлыклары.