Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов

Читать онлайн.
Название Казан-йорт / Казань-юрт
Автор произведения Марат Амирханов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02386-3



Скачать книгу

йортына Иван Калитадан алып Василий Тёмныйга кадәрге кенәзләр тырышлыгы белән нигез салынды. Хакимиятне бер йодрыкка туплауга алар да өлеш кертте. Тик әлеге кенәзләргә тотрыклылык җитенкерәми иде. Дмитрий Донской, мисал өчен, Куликово кырында Мамай морзаны яхшы гына каезлады. Шул ук вакытта Туктамыш хан алдында билен бөкте. Кенәз Донскойның улы Василий Литва короле Витовтка Смоленск һәм аның тирәсендәге төбәкләрне үз ирке белән бирде.

      Бу хаталарны ул, олуг кенәз Иван Васильевич төзәтте. Аңа римлыларда кулланыла торган император сүзе ошый иде. Ә чит мәмләкәт илчеләреннән исә патша дип мөрәҗәгать итүләрен таләп итте. Патша – царь! Фарсы тамырлы әлеге дәрәҗәле атама белән ул үзен Ассирия һәм Вавилон монархлары Фалассар, Набонассар кебек бөек хакимнәр рәтенә куя иде.

      Иоанн – монысы поп кушкан исем. Руханилар арасында шушы исем белән йөртәләр. Соборларда да үзе рәислек итә. Бу да аңа зур абруй өсти иде. Монархның кулын үбү йоласын шулай ук Иван кертте.

      Русьны бөртекләп җыйды. Шуңа күрә ул аңа бик кадерле дә.

      Мөхәммәдәминнең бер матур сүзе әнә күңелендәге нинди катламнарны актарып чыгарды.

      – Буш сүз бозау имезә, диләрме әле татарлар, төп сүзгә күчәргә вакыт җитте кебек, – диде Иван.

      – Бер дә буш сүз түгел, атакай, атаң Василийның, мисал өчен, Мәскәү кенәзлегендә генә сүзе үткән. Син олуг кенәз титулына ия булдың. Күрше мәмләкәтләр дә таный бу титулыңны. Патша титулы да ерак йөрми.

      – Туганың Габделлатыйфны әйтәм, чыгымчы ат…

      Әһә, бүректәге бүре баласы турында искә алуының мәгънәсе менә кайда икән? Мөхәммәдәмин сагаеп калды.

      – Килешүне бозды, – дип шәрехләде фикерен олуг кенәз. – Кырым һәрвакыт сандал белән чүкеч арасында чуалды. Ни чүкеч, ни сандал була алмады.

      – Мин энемне белмим дә диярлек, атакай, ул Миңлегәрәй хан тәрбиясендә үсте.

      – Мин дә шуны такылдыйм ич, синең белән төзелгән Килешүне бозды, дим.

      Әлеге Килешү теге вакытта Мөхәммәдәмингә бик кыйммәткә төшкән иде. Имзасын салмаса, ул хан була алмый иде. Ә хан буласы килә. Аннан соң тулысы белән ышана иде Иванга. Хәзер дә ышана. Сеңлесе Гәүһәршад шул килешү өчен аны, атабызга хыянәт иттең, дип битәрләде. Кайбер бәкләр дә хупламады әлеге адымны. Тик бу аларның күрә каравыннан гына килә. Казан һәрвакыт үзеннән көчлеләргә сыенып яшәгән. Аның иң зур таянычы Алтын Урда булган, билгеле. Әмма хәзер Алтын Урда юк. Алга Мәскәү кенәзлеге чыкты. Шуңа күрә Казан җиренең язмышы турыдан-туры Мәскәүгә бәйле. Гәүһәршад та, аңа иярүчеләр дә шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр.

      – Дәүләт эшендә кода-кодагыйлык та, ярату-яратмау да була алмый, туганың Габделлатыйф ханны Ак күлгә сөрдек, – диде Иван, күңелле хәбәр җиткергәндәй, үзенә бер йомшаклык белән. – Югыйсә анагыз Нурсолтан – минем якын дустым, ике дистә елдан артык хәбәрләшеп, язышып торабыз. Сине дә анаң үтенече белән үз канатым астына алган идем. Балаларым, дип җан атып тора. Моның өчен мин аны мактыйм. Зирәк хатын. Ләкин Рәсәй мәнфәгатьләре шәхси багланышлардан өстен.

      Иван янә сакалын сыпырып куйды.