Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

күргән булып озак ятарга ярыймыни? Тыңлыйк әнине, торыйк.

      Торабыз, әни, хәрәкәтләнәбез, тәмле әйбер күп булмый ул…

Куен дәфтәреннән*

      Әни – туган як төшенчәсенең яртысы.

*

      «Әни» сүзен гел баш хәреф белән язасы килә.

      Гаилә. Туганнар-тумачалар

      Җидегән йолдызлар шикелле

      Без дә бергә үрелгән;

      «Туганым» дип эндәшәм мин

      Йөрәгемнең түреннән.

Нияз Акмал

Гаилә нәрсә ул?

      Журналист Рәзин Нуруллин «Пар канатлар» тапшыруында Туфан Миңнуллин гаиләсе турында: «Гаилә мәхәббәте ул көл учагында күмелгән утлы күмер кебек. Берәр хәл була калса, ягъни җил исеп куйса, ул күмерне йә бөтенләй сүндерә, йә көчәйтеп, дөрләтеп җибәрә…» – дигән иде.

      Ә монысы Туфанның үз сүзләре. Махсус робагый язган:

      Мәхәббәт ул нәрсә димсең?

                                    Хикмәттер ул –

      Бал ягылган ике телем икмәктер ул:

      Бер мизгелдә балын

                          ялап бетергәчтен,

      Ипи кимереп

                икәү гомер итмәктер ул.

      Дөньяда ничә гаилә булса, шулчаклы ук төрле-төрле фикер-сурәт. Җитмәсә әле, бер гаиләне хасил иткән ике үзәкнең дә фикере ике төрле булуы бар.

Апам турында

      Апама сиксән тулды. Без биш туган, дүртебез исән-сау. Апамның ике кызы, оныклары, оныкчыклары. Менә җыелыштык. Шау-гөр килеп утырабыз. Гел аны мактау, рәхмәт сүзләре генә. Шундый инде ул безнең апабыз: тырышның тырышы; белмәгән-булдырмаган эше юк; барыбызны да тәрбияләшкән, караган-булышкан; ул бәйләп киерткән бияләй-оекбашларны ничә пар гына киеп туздырмаганбыздыр. Аның турында шушы бер кичәдә сөйләгәннәрне, җырлаган җырларны, сөйләгән шигырьләрне теркәп җыйсаң, үзенә бер китап булыр иде. Менә бер генә истәлек.

      Оныгы Алсуның киявенең әнисе, ягъни яшь кодагые сөйли:

      – Бакчада көне буе хәлдән тайганчы бил бөгеп җиләк җыйдык. Без, ах-ух килеп, зарлана-сыкрана эшләдек, ял иткәләп тә алдык, олы кодагый исә дәшми-тынмый гына, баш та күтәрмичә, юньләп чәй дә эчмичә хәрәкәтләнде дә хәрәкәтләнде. Ике чиләк җыйган бит. Безнеке бердән артмаганда. Менә сиңа сиксәнне тутырып килгән карчык! Әле үзе күтәреп тә кайтты! Автобуска кадәр, аннары өйгә чаклы.

      Шулай да үз хәлен белә икән, гомергә зарланмаганны, бу юлы: «Көчкә кайтып җиттем, тизрәк ятам, ике көн кузгалмыйм да», – ди. Чыннан да, тизрәк аву ягын карады. Мин инде чирләп китә күрмәсен тагы дип хәвефләнеп тә куйдым, үзем аңардан да битәррәк сырхауга салышсам да.

      Киленебез-кызыбыз бакчада озаграк мавыгып калган иде, ах-ух килеп, ул да кайтып җитте. Япь-яшь көенә, арыганына зарланыпмы-зарлана, тизрәк телевизор каршындагы диванына тәгәрәде. Бераз хәл алгач, әбисенә дәшә: «Әби, дим, әйтергә онытып торам икән, кайтышлый бәрәңгедә теге паразитыңны күрдем…» Әби ишетмәмешкә сабышкан кебек ятты да, аннары авыр сулап: «Китаннан! Ялгыш күрмәдең микән?!» – дип куйды. «Менә инде! Ник шаяртыйм? Үзең башка вакытта килүләрен өзелеп көткән кебек, иелә-бөгелә карый