Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

озын. Кайтып җитеп, каен себеркесеннән исерә-исерә мунча чабынганга, каклы чәйләр эчә-эчә юл азапларын тәмам онытканга да инде ни гомер. Көтү дә кайтты, аның артыннан күтәрелгән тузан утырып, һава янә сафланып, авыл тынып калды.

      Тик өйгә кереп ятасы килми. Туганнар җыелышып, ишегалдында йомшак чирәмгә таралып утырганбыз да тәмләп кенә гәп сугабыз.

      Шулвакыт кинәт… тагын тургай тавышы! Түгелдер, бик соң бит инде. Күңелгә сеңеп калган моңы гына яңарадыр… Сайрый бит. Ындыр түрендә тирбәлә. Дәшә, чакыра кебек. Түзеп буламыни – шул якка чыгып китәм.

      Авылга терәлеп үк торган арыш басуына кергәч, велосипедтан төшеп, җай гына атлап барам. Каерылып-каерылып, тургайны эзлим. Табып булмый. Караңгы. Әмма ул караңгы дип тормый, талпына бирә. Кара син аны, иртә таңнан алып караңгы төнгәчә алар басуда! Кайдан килә тургайга шулчаклы моң, шулчаклы көч?! Нигә карлыкмый да, канатлары талмый аның? Җырларының кешеләр күңелен җилкетә-үстерә алырлык булуы, читкә киткәннәрне туган илләренә дәшеп-тартып кайтарырлык, буыннары катып беткәннәрне дә эшкә-хезмәткә дәртләндерерлек булуы аны шулай армас-талмас итә микән?

      Кайтып ятканда соң иде инде. Ләкин йокы тиз генә алмады. Почмак якта әнинең сак кына хәрәкәтләнгәне ишетелә. Он или, камыр изә бугай. Иртәгә кунакларны сыйларга җыенадыр.

      Көне буе аяк өсте йөргән армас әнием. Таза-таза ир-атлар да, хәтта иң уңган киленнәре дә ялга талгач, әле һаман хәрәкәтләнергә көч тапкан карт әни! Иртәгә тагын тургай белән бергә торып, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дия-дия, дөнья мәшәкатен күрә башлаячак әни!

      Ә колакта һаман тургай җыры һәм теге йөзьяшәр әбинең онытылмас сүзләре: «…ә алар һаман яшь…»

Шифа

      Юлда салкын җил бәргән, ахрысы, тамак авырта башлады. Әни мәтрүшкәле сөт хәстәрләп йөри. Әз генә әчкелтем, әз генә төчкелтем мәтрүшкә исе борынга бәрелде. Җылы касәне ике куллап тотып, әкрен генә чөмерәм дә чөмерәм. Карлыккан тамак төбе йомшара да башлады шикелле.

      Шулай тәмләп эчүемне күреп, әни дә канәгать. Утызга җиткән, инде үзе бала атасы булган «сакаллы сабые»на да шулай иркәләп, яратып әниләр генә карый аладыр.

      Әни карашы белән өртеп бирелгәнгә күрә шулай тәмле, шундый ләззәтле, шифалыдыр ул мәтрүшкәле сөт.

Варенье тәме

      Эшкә киткәндә, хатын яңа варенье ачып калдырган. Кабып карадым – үзе болай ашарлык. Тик сәер төерчекләре бар сыман, тәме дә безнекеннән аерыламы шунда? Кыскасы, чит-ят шикеллерәк. Каян алды икән? Базарныкы булса? Яратмыйм базарның кеше кулы тигән ашамлыкларын.

      Моны да нәфесем тартмады, этеп куйдым.

      Әмма кичен, аның әни җибәргән варенье икәнен белгәч, үземне сүктем: ничек инде шундый тәмле, бөтен җире килгән вареньены да танымаска мөмкин, йә?!

      Чәйне шундый тәмле итеп эчтек, теге сәер тоелган шикәр төерчекләренә кадәр кадерле иде.

Ник тидем ярасына

      Декабрь. Эш елының яртысы диярлек узган. Арыла да башлаган. Беркөнне кич, шулай хыялга бирелеп китеп: «Эх, ял алып авылга кайтып китәргә. Өйне җылытыр идем, тышта буран, ә мич җылы, арканы терәп, тәмләп кенә китап укып тик утырыр идем»,