Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

битараф булмады, курай хәле – аның үз хәле. Татар җанлы Әмирхан агабызның телне нечкә тоемлап, тәмен, көч-куәтен осталарча белеп, саллы гына хикәяләве әледән-әле курай моңы, аһәңе белән сугарыла барып, Айрат Арслановның тылсымлы тавышы белән үрелеп, үтемле бер хикәят хасил иткән иде.

      Менә шушы була инде ул мәгънәле сүзнең мәгънәле моң, мәгънәле тавыш белән бергә үрелеп барлыкка килгән аһәң-гармониясе! Радио сөйләме генә бирә алган могҗиза менә шушы инде ул! Радионың һәр тапшыруы шушындый тәэсирле, кадерле булырга тиештер дә.

      Моңа ирешү өчен радионың, аның һәр хезмәткәренең вакыт дигән бөек кыйммәтнең бәһасен, кадерен белүе мәслихәттер. Илле минутта адәм баласының рухи хәятындагы күпме күңел тибрәнешләрен уятып, чиртеп, кузгатып була икән! Ә бит моңа һәр мизгелнең, һәр минут, һәр сәгатьнең кадерен белеп кенә ирешеләдер. Рәхмәт, Татарстан радиосы! Илле минут изгелек безгә атна саен насыйп булыр дип өметләнәбез.

      Тәүлек әйләнәсенә эшләргә насыйп булып та, минутларның кадерен белеп бетермәгән радиоларыбыз бу яңалыкка колак салса иде дигән теләктә калабыз.

Иҗат үрнәге

      Казанның иң шыксыз урыннарыннан берсе – мех комбинаты тирәләре дисәләр, бәхәсләшеп торасы юктыр. Андагы искелек, караңгылык, пычраклык! Боларны күрмәс, җаныңны әрнетмәс өчен, күзеңне йомып, оеп барырга маташасың. Шулай да ара-тирә карашың ачылып китә: яңа бер төзелешме, йортмы барлыкка килгән икән. Берсендә бөтенләй айнып кителде: бер йорт урамга башкалар кебек рәттән тормый, ә почмагы белән чыгып тора, өр-яңа йорт. Өч катлы төп бинасы аксыл кирпечтән өелсә дә, урамга чыккан почмагы карашка ятышлы алсу-кызгылт кирпечтән өелгән. «Өелгән» дию дөрес булмас, өю ул, гадәттә, кирпечкә кирпечне тигез тезеп менү була, ә бу бер кирпеч эчкәрәк кергән, икенчесе яртылаш чыккан рәт. Шундый үзгәлеге белән дикъкатьне тартып ала, яңалык хисе канәгатьлек тудыра. Уйлап тапканнар бит, кемдер иҗат иткән бит! Рәхмәт төшкере. Бар әле, шөкер, бездә дә эзләнүчеләр, уйларга курыкмаучылар, иҗаттан тәм табучылар.

      Тик шул ук урамда… гамьсезлеккә, туң җанлылыкка, калып-штампның чыкылдап торган мисалына янә дә юлыгасың: урам буйлап урысча «Ул. Меховщиков» диелгән. Теләсә кайсы татар «Мехчылар урамы» дими тагын ничек дисен инде. Юк бит урысча гына уйларга күнеккән татар, әнә «Меховщиклар ур.» дигән, шулай дип бөтен урам буйлап язып та килгән.

      Чү, тукта, теге бик тә күңелгә ятышлы алсу-кызыл почмаклы йорт тирәсендә бугай кайбер йортларга «Мехчылар урамы» дип тә язылган бит.

      Ходай Тәгалә адәмнәргә иҗат сәләтен төрлечә биргән шул: берәүгә азрак, икенчесенә күбрәк. Хәер, мондый нәтиҗә ясау да дөрес булмас, без инде үз гаебебезне – ялкаулык, хөрәсәнлегебезне – кемгәдер сылтамыйк, гаепне үзебездән эзләп табыйк.

Хата тоту остасы

      Бер пенсионер бабай без чыгарган календарьда хата тоткан да шуңа гаеплене «җәзалату» өчен нишләргә белми йөри, гаделлек даулый.

      – Тикшердек инде, җаваплы редакторны сүктек, оялттык, сабак алсын дип шелтә дә ясадык.

      – Аз. Катырак җәза бирергә кирәк, башкаларга да сабак булсын.

      – Ул кадәр инде! Кояш 6 да чыгасын ялгыш 5 тә чыга дигәннән нинди