Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03761-7



Скачать книгу

– атлар көтә торган кысыр басуда да укып була бит аны! Сәгать өчләрдә инде якты була бит!

      – Мин һәрвакыт әзер, – диде Хәмитулла, урыныннан торып. – Мин һәрвакыт әзер! – Шул вакытта аның салют бирәсе килде, әмма курыкты: Сөмбелә апасы көлсә? Көлеп Гөлзадага сөйләсә? Ул үзенең буталып, каушап калганына оялды: сбор булмаганда шулай әйтергә ярыймыни инде? Баскыч төбендәге песи борчагына басып шулай әйтәләрмени инде? Әмма шундук Сөмбелә апасының күзләрендә яшь бөртекләре күрде ул. Яшь бөртекләре шатлыклы ялтырыйлар иде.

      «Борынгы заман тарихы»ның укыла торган битенә ат кузгалагы яфрагын өзеп тыкты да китабын япты. Әнисе йокламаган иде әле һәм, әлбәттә, Сөмбеләнең ник кергәнен, чолан баскычында нинди сүз барганын белеп, аңлап ятты…

      …Ат абзарлары артындагы тигез кысыр басу, урманга таба сузылып, кичке караңгылыкка тоташып сеңгән. Утардан сөрлегеп чыккан атлар Хәмитулланың барын әллә белделәр, әллә юк – ябыга төшкән янбашларын бер-берсенә бәрә-бәрә, бер-берсен этә-төртә, кысыр басуга таба юырттылар. Сөрлегеп юырткан атлар арасында бер-икесенең «хырумк-хырумк» килеп эче селкенә, чык төшкән парлы җир ат тоякларыннан бераз гына дерелди иде. Ул атланган ат колхозның Рәкәкә исемле аты иде, аның куе ялына тотынып барганда, Хәмитулла үзен бик кечкенә, көчсез, ноль дип хис итте, ат ябык, эре сөякле, биек торыклы иде һәм ул, карт ат, юлга чыгарга тырышмыйча гына, көтү уртасында юырта бирде. Томан артында тоташ дивар булып урман сизелгәч кенә атлар юыртудан туктадылар һәм кинәт кенә уңга борылып кереп пошкырып алдылар да, кызу-кызу йөренгәләп, кысыр басу үләнен утларга керештеләр. Хәмитулла Рәкәкә сыртыннан чак төште. Тегендә, утар артында, Сөмбелә апасы юкка гына аның сул аягын бөгеп, шайтан сөяге яныннан учлап тотып, зур көч куеп менгермәгән икән…

      Атлар, пошкыра-пошкыра, кичке томанга кереп эределәр. Җитмәсә, унике-унөч баш аттан торган бу көтүнең яртысы бурлы атлардан тора иде. Хәмитулла аларны бөтенләй күрмәде. Аның аркасын әлегә учак алдыннан әнисе алып биргән он катыш алабута күмәче җылыта иде. Ул ат өстендә гел шуны тоеп килде: аркадагы кечкенә капчыкта тагын «Борынгы заман тарихы» да бар иде. «Борынгы заман тарихы»ның тышына исә «проф. Мишулин редакциясендә» дип язылган. Хәмитулла «проф.» дигәннәрен әлегә аңламый, әмма шул китапның бер бүлеген, таң аткач, һичшиксез укып чыгарга кирәк иде, солдат малае буларак, аңа сугышлар турында язылган бу фән буенча, һичшиксез, «бишле» алырга һәм шул ук көнне «Полевая почта» дигән адрес белән әтисенә хат язарга кирәк иде.

      Атлар, бер-берсеннән ераклашмыйча гына, соры томанга сеңделәр, Хәмитулла бер читтә басып калды. Сөмбелә апасы әйтте:

      – Энем, җаным, арыш басуына керә күрмәсеннәр, –диде.

      Юк, Хәмитулла аларны арыш басуына кертмәячәк. Шуңа күрә ул арыш басуы кырыендагы межага килеп утырды. Чыклы үләннән мәче борчагы исе килә иде, бу ис әллә ничек кенә борынны кытыклап йокыны китерә, башны тез капкачларына таба тарта иде, Хәмитулла авыр гына урыныннан торды. Басып төн уздырырга булды ул. Сөмбелә апа әйтте, юеш уҗымны унбиш минут ашаса,