Название | Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03761-7 |
Шунда, шул соры көннәрнең берсендә, Язучылар сою-зы идарәсеннән миңа телефон булды:
– Сезне Әҗем мәчетендәге семинарга чыгыш ясарга чакыралар, – диде Союз идарәсенең пропаганда бүлеге мөдире. – Мәчет дигәч тә курыкмагыз, анда Татарстан Культура министрлыгының тулай торагы, анда район культура йортлары директорларының белемен күтәрү курслары эшли. Лекцияләр дә тыңлыйлар, торулары да шунда…
Тын алдым, аңладым кебек.
– Сезнең белән язучы Мисбах та бара, – диде әлеге җаваплы иптәш һәм өстәде: – Анда утыручыларның туксан проценты марҗалар, рус телендә сөйләргә туры киләчәк, – диде.
Һи, без моңа күнгән. Татар авылларына әдәби очрашуларга барасың – залда бер рус кешесе булмыйча калмый, авылның җитәкчесе, колхоз партком секретаре сине бөтереп кенә ала:
– Ыслушай, иптәш писатель, ни бит, вот чауа… Монда бит өлкән иптәшләр дә (рус кешесен, яшенә карамыйча, шулай дип атый) бар. Шуңа күрә сез инде болай итегез… Ызначит, шулар телендә сөйләгез…
Һәм татар кешеләренә татар әдәбияты, язучылары турында рус телендә сөйлисең. Әгәр залда руслар берничә кеше булса, һәм син ара-тирә татарчага күчкәләп алсаң, теге иптәшләр, «демонстративно» торып, залдан чыгып китәләр. Миңа 1972 елның көзендә Мәскәү татарларының чакыруы буенча Герцен урамындагы бер китапханәдә чыгыш ясарга туры килде. Залга Мәскәү татарлары җыелган иде, әлбәттә инде, КГБ егетләре дә бер-ике генә булгандыр. Шунда әлеге китапханәнең мөдире, рус хатыны (каны буенча яһүдәдер инде), миңа сүз бирелгәч, миннән бары тик рус телендә генә сөйләвемне таләп итте. Зал белән ике арада көчле бәхәс башланды. Хуҗа хатын сәхнәдән торып залга нәгърәләр орды. Ниһаять, Мәскәүдәге татар профессорлары тырышлыгы белән «бөек милләттән» шундый рөхсәт алынды: мин яртылаш русча һәм яртылаш татарча сөйләргә тиеш булдым. Колларча чыгышымны хәзер искә алсам, әле дә оялам. Болай башладым:
– Только в нашей стране Советов, где гуманно решён национальный вопрос, представитель автономной респуб-лики имеет право выступить на своём родном языке в такой столице, как Москва…
Хәер, шуннан соң татарчага күчтем.
Ул кичә миңа зур сабак булды. Шуннан бирле мин, Сабага, Балтачка баргач та, аудитория хуҗасыннан сорамый калмыйм: «Кайсы телдә сөйләргә кирәк?»
Ни гаҗәп, аудиторияләрдә «бөек милләт» телендә сөйләгән кешегә ихтирам зуррак. Халкыбыз бөгелгән, сытылган. Аны тарих сыткан.
Әйе, теге көнне Әҗем мәчетендә аудиториядә татарча бер авыз сүз яңгырамады. Башта мин сөйләдем. Марҗа апаларны шаккатырырга теләдем. Чөнки минем ике китабым Мәскәүдә рус телендә басылып чыккан заман иде, мине ник белмәсеннәр, рәхәтләнеп сөйләдем. Романнарым ничек язылган, аларны ничек, кем тәрҗемә иткән, рус укучыларыннан миңа нинди хатлар килгән. Зал тып-тын калып тыңлады, ләкин тыңлаучыларның күзләре җансыз, битараф иде. Мин ара-тирә тәрәзәгә караш ташлыйм, анда кыеклап соры яңгыр сибәли, аны күрү күңелдә авыр хисләр уята иде. Ниһаять, сөйләп бетердем.