Тик син генә…. Марат Кәбиров

Читать онлайн.
Название Тик син генә…
Автор произведения Марат Кәбиров
Жанр Ужасы и Мистика
Серия
Издательство Ужасы и Мистика
Год выпуска 2021
isbn



Скачать книгу

бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салынып, үз бүлмәсенә элдертергәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек… Фикерләр әкерен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә… Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып төсе уңып беткән простыняны җәеп маташканда ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карыйлар, җиңнәре сызганулы иде. Илнур нидер уйлап өлгергәнче ул аның каршына килеп басты:

      – Нәрсә, хәзер әти сүзен санга сугучы юк мени?! – диде ул нәфрәттән карлыккан тавыш белән, – Әти-әнине санламыйбыз мени?

      – Юк… әти…

      Илнур сүзен әйтеп бетерәлмәде, әтисе шаңлап җибәрде. Кулы каты иде аның. Күз алдында ут шарлары биешеп алды да кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан аяусыз дулкын йөздереп алып китте. Бүлмәнең асты-өскә килде… Икенче мизгелдә башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Ул нәрсәдер әйтергә тырышып карады, әмма тавышы чыкмады. Ерактан ярсыган ир-ат тавышы ишетелде. Илнур аның нәфрәт белән тулы икәнен генә аңлый алды, сүзләрен аермады. Бары тик беркадәр вакыт узганнан соң гына үзенең идәндә ятуын аңлады, ә башына килеп бәрелгән каты нәрсә диван аягы булган икән. Әтисе сүгенүеннән туктап аны тартып торгызды да диванга утыртып куйды.

      – Кайчан аңлыйсың син әйбәтләп әйткәнне, – диде ул бераз тынычланып, – Унтугыз яшеңә җитеп бер сөендергән җирең юк бит.

      Илнурның күңелендә кинәт нәфрәт давылы купты… Нинди дөнья бу? Ник һәрвакыт ул гаепле булып кала. Барсы өчен дә. Һәм тормышның камчысы һәрвакыт аның җилкәсенә төшә. Ник аны беркем дә аңламый, хәтта аңларга омтылыш та ясап карамый? Бу давыл бер мизгелгә уйнап алды да үзенең файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Илнур билгесезлеккә текәлеп, бер сүзсез утыруын белде. Аның уйларлык та, хисләнерлек тә, сүз әйтерлек тә көче юк иде. Һәм хәзер аның өчен барыбер иде.

      Аның бу хәлате әтисен ярсытты гына:

      – Кайда бурычка баттың? – дип ысылдады ул, – Кемнәрдән акча алып эчеп йөрисең? Укудан куылуыңа күпме вакыт узды инде, ник эшкә урнашмыйсың? Кредит алырга кем дә булдыра ул, менә син түләп кара.

      – Түләрмен, – дип пышылдады Илнур арыган, битараф тавыш белән.

      – Тот капчыгыңны! – дип ярсыды әтисе, – Түләгәнгә безгә шалтыраталар мени?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз диләр.

      Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан… Күзләрендә нур сүрелгән… Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.

      – Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.

      – Биш мең, –