Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем. Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһим. Бу очракта аның җиңүенә өмет бар. Җиңү дә бер югалтусыз гына булмаска мөмкин. Билгеле вакыйганы, билгеле персонажларны хәтерләтсә дә бу әсәр – альтернатив тарих, димәк, тормышта булган вакыйганы бөтенләй башка яссылыкта күзаллау. “Ә бит шулай да була алыр иде…”– дип уфтану. Әсәрне укыганда да, аңа йомгак ясаганда да шуңа игътибар итәрсең, ашык-пошык хөкем чыгарырга тырышмассың дип өметләнәм. Ә хәзер без Синең белән җитәкләшеп коточкыч вакыйгалар дөньясына атлыйбыз… Содержит нецензурную брань.
«Киллер» китабы ике әсәрне – «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларын берләштерә. Икесендә дә яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар. Икесе дә киң катлам укучыга тәгаенләнгән, гади телдә һәркем аңларлык дәрәҗәдә язылган. Укучыны «җилтерәтеп» алып бара торган әсәрләр. «Киллер» повестендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе – кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кеше үтерүче – киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм геройларның язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә… Хөрмәтле мәет әфәнде» повестендә авырудан вафат булган кешене җирләү вакыйгасы сурәтләнә. Әмма ул өч көннән соң исән килеш өенә кайтып керә. Монда бернинди мистика юк. Укучыга шул серләрне чишү сорала. «Киллер» китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә нәшер ителде һәм зур уңыш казанды: 2000 данә белән чыккан тираж 3 атна эчендә сатылып бетте. Литрес укучыларына аның электрон версиясе тәкъдим ителә.
Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә. Ләкин… Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.
Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк – «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була. Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмас, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр.
Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый, кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элитаны хезмәтләндерү өчен асрала. Һәр адымда хыянәт каршы ала, һәр почмакта мәкер сагалый. Адәм баласының котылыр юлы юк, ул һәлакәткә дучар. Ләкин…Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә эшли. Күпсанлы китаплар авторы.
Куркыныч күренешләр, коточкыч вакыйгалар хакында укырга яратучылар өчен иң популяр татар язучысыннан тагын бер мавыктыргыч китап. Убырлар уянган чак – татар әдәбиятында вампирлар хакында беренче роман. Анда сүз җәйге ялда авылга кайткан яшүсмер маҗаралары турында. Монда керсез мәхәббәт тә, кот алынырлык күренешләр дә, күзгә яшь китерерлек яктылык та – барсы да бар. Укы – кызык булачак!
"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… "
Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. Һәм ул үзенең тере кеше икәнен яңадан исбатларга мәҗбүр. Ә үзеңнән котылырга теләүчеләр арасында бу җиңел түгел. Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында – фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, һ.б. жанрларда эшли. Популярлыгы нигезендә прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы ята дип билгелиләр.