Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Казакъ кызы (җыентык)

    Галимҗан Ибраһимов

    «Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән сигезенче китапта татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» һәм «Тирән тамырлар» хикәяләре, «Казакъ кызы» романы урын алды.

    Акча күктән яумый (җыентык)

    Гариф Ахунов

    «Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары урын алды.

    Ата күңеле балада… (җыентык)

    Фарсель Зыятдинов

    Әлеге китапка язучының бәяннары, истәлекләре, юморескалары туплап бирелде.

    Ике роман (җыентык)

    Әхәт Сафиуллин

    Язучы Әхәт Сафиуллинның әлеге китабында ике яңа романы урын алды. Аларда Идел – Урал буенда яшәүче халыклар тарихындагы катлаулы, фаҗигале хәл – вакыйгалар һәм Явыз Иван хакимлек иткән Русьта патшаның тиранлыгы, вәхшилеге шул чор тарихчылары язып калдырган бай фактик материалларга нигезләнеп тасвирлана.

    Сайланма әсәрләр. 4 том. Публицистика, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, очерклар һәм памфлетлар

    Әхәт Гаффар

    Язучы, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар әсәр ләренең бу томына заман һәм халык, милләт һәм кеше хакындагы әдәби-фәлсәфи рухтагы мәкаләләре туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 3 том. Пьесалар, балалар өчен әсәрләр, шигырьләр һәм поэмалар

    Әхәт Гаффар

    Күренекле язучы Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына әдипнең пьесалары, балалар өчен язылган әкият, хикәяләре, парчалары, шигырь һәм поэмалары тупланды.

    Сайланма әсәрләр. 2 том. Повестьлар, романнар

    Әхәт Гаффар

    Күренекле язучы Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына авторның «Яшиселәр алда иде», «Дәрья башы» повестьлары, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» романнары керде.

    Сайланма әсәрләр. 1 том. Хикәяләр, повестьлар

    Әхәт Гаффар

    Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.

    Кырлай кызы Айсылу (җыентык)

    Альберт Гадел

    Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.

    Весы под знаком Скорпиона (сборник)

    Рафаэль Халилуллов

    Книга казанского журналиста Рафаэля Халилуллова выходит в год тридцатилетия начала его работы в журнале «Чаян» («Скорпион»). В его рассказах – узнаваемые персонажи, до боли знакомые проблемы, характерные ситуации, в которые, возможно, попадали и вы, дорогой читатель. Теперь у вас есть прекрасная возможность взглянуть на происходящее со стороны и улыбнуться!