Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Мулла килене/ Сноха муллы

    Резеда Валеева

    Самими, саф хис-тойгыларга манып язылган әлеге әсәрләрдә кешеләрнең намус, вөҗдан, игелеклелек, фидакярлек, мәхәббәт, тугрылык кебек сыйфатлары турында бәян ителә. Авторның һәр әсәре кешеләр тормышыннан алып язылган.

    Кар кешесе / Снежный человек

    А. Аминев

    Китапта танылган башкорт язучысы Әмир Әминевнең соңгы елларда иҗат иткән повестьлары һәм хикәяләре тупланды. Әсәрләрдә язучы бүгенге яшәешнең вазгыяте, социаль проблемалары аша кеше характерының төрле якларын ачарга омтыла.

    Дөньяда сүзем калыр / Слова всесильны

    Группа авторов

    Җыентык татар халкының тел-иҗат байлыгын, сүз сәнгате һәм фәлсәфи фикер хәзинәсен барлау, теркәү һәм бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан чыгып төзелде. Әлеге китапта татар язучыларының әсәрләреннән алынган афоризмнар, хикмәтле гыйбарәләр, канатлы сүзләр һәм юмор белән сугарылган «төрткеләр» туплап бирелде. Борынгы гомумтөрки ядкярләр, урта гасырлардан алып хәзерге чор (барлыгы 200 гә якын) язучы-шагыйрьләребез белән беррәттән, оста каләм ияләренең дә канатлы гыйбарәләре, афоризмнары урын алды. Китап киң катлау укучыларга – әдәбият яратучыларга, укытучыларга, журналистларга һәм сүз сәнгатенә гашыйк һәркемгә – кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.

    Тамга / След

    Флюс Латыпов

    Танылган язучы, «Хыянәт» романы, күпсанлы повестьлар, хикәяләр авторы Флүс Латыйфи һәм Казан дәүләт университеты доценты Ринат Якуш язган бу повестьларны татар әдәбиятында яңа күренеш дип бәяләргә мөмкин. Катлаулы, тыгыз сюжетка корылган әсәрләр укучыны ма-җаралары белән генә түгел, ә бүгенгене үткәннәргә тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә. Китап бай, йөгерек тел белән язылган, үтә четерекле мәсьәләләргә кагылышлы булуга карамастан, гаять җиңел укыла.

    Сине уйлап янам / Скучаю по тебе

    Сафьян Ибраһимов

    Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Сафьян Ибраһимовның бу җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән җырлары туплап бирелде.

    Сказки

    Ольга Журавлёва

    Ольга Журавлëва – автор волшебных сказок для современных детей. Сказки предназначены для семейного чтения. Они не только развлекут всех членов семьи, но и подарят новые знания. Научат ценить друг друга и окружающий мир. Эти сказки хорошо читать вслух, сидя за круглым столом под оранжевым абажуром.

    Мәхәббәт әкияте / Сказка любви

    Алмаз Мансуров

    Яшь язучы Алмаз Мансуровның әлеге беренче китабына яшьлек һәм мәхәббәт хисләре белән өртелгән, хыял-уйны яктылыкка тоташтырырга сәләтле хикәяләре туплап бирелде.

    Сильнее меня

    Галина Булатова

    Поэзия Галины Булатовой, образная и мелодичная, рождена просветлённым мировосприятием и ощущением цельного, неразрывного потока времени и судеб. В её стихах звучат голоса нескольких поколений, сливаясь в неторопливую реку жизни, а лирическое пространство заселено столь густо, что сердцу в нём становится тесно, а дышится легко. Значительную часть книги занимают поэтические переводы с татарского (Рамазан Байтимеров, Эльс Гаделев, Наби Даули, Фирдус Девбаш, Фатых Карим, Лябиб Лерон, Туфан Миннуллин, Рузаль Мухаметшин, Гарай Рахим, Хасан Туфан, Ленар Шаех).

    Сердитый трамвай

    Рустем Кутуй

    В книге Рустема Кутуя – поэта, писателя и переводчика, члена Союза писателей Республики Татарстан, заслуженного работника культуры ТАССР (1987), лауреата Державинской премии (2009) – собраны детские стихи. Добро пожаловать в поэтический мир животных, где можно познакомиться с бегемотом, съевшим деньги на комод; бедным ёжиком, шустрым Когтёнком, пауком, который, как рукой, рулит ногой; пингвинами, делающими друг другу массаж; стареньким раком с одной клешнёй, который засыпает в обнимку с луной, и не только. Стихи выстроены в алфавитном порядке. Книга выходит в честь 80-летия писателя и предназначена для детей дошкольного и младшего школьного возраста.

    Йөрәк сәгате / Сердечные часы

    Ш. Иматдинов

    Ульяновск каласында яшәп иҗат итүче Шәфикъ Иматдиновның бу китабына соңгы елларда язылган лирик шигырьләре туплап бирелде.