Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Китап (җыентык)

    Марат Кабиров

    Танылган язучы М. Кәбировның бу китабына соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый.

    Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

    Махмут Хасанов

    Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.

    Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

    Махмут Хасанов

    Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

    Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)

    Махмут Галяу

    Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.

    Тимә, яшәсен!

    Марсель Галиев

    Әсәрдәге вакыйгалар узган гасырның илленче еллар башы, алтмышынчы еллар азагын эченә ала. Авторның үзе күргән, үзе кичергән хәлләр, кызыклы шәхесләр, армия тормышы мавыктыргыч итеп, сурәтле, бай, сәнгати тел белән язылган. Язучының эчке уе, кайбер вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәте бүгенге күзлектән карап бирелә. Язучы-әдип бүгеннән – үткәнгә, үткәннәрдән бүгенгегә күпер салып бара. Шуның өчен дә бу китап – истәлек-хатирә генә түгел, ә тирән мәгънәле сәнгать әсәре.

    Яратылмый калган ярлар (җыентык)

    Булат Сәлахов

    Драматург Булат Сәлаховның бу китабына тормышның төрле якларын чагылдырган пьесалары туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 5 том. Повесть, көндәлекләр, хатлар

    Аяз Гыйләҗев

    Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең әлеге томында язучының киң катлау укучыга билгеле «Яра» повесте, 1986–1991 елларга караган, иҗтимагый аң-фикер үсешен барлауда да зур әһәмияткә ия булган көндәлекләре һәм хатлары урын алды.

    Сайланма әсәрләр. 3 том. Повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар

    Аяз Гыйләҗев

    Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең әлеге томында язучының шәхси архивында сакланган хатлары, киң катлау укучыга билгеле һәм аз билгеле булган әсәрләре урын алды. 1965–1972 елларга караган материал иҗтимагый аң-фикер үсешен барлауда да зур әһәмияткә ия.

    Сайланма әсәрләр. 2 том. Хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьеса, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар

    Аяз Гыйләҗев

    Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең әлеге томында язучының шәхси архивында сакланган хатлары, киң катлау укучыга аз билгеле булган яисә бөтенләй мәгълүм булмаган әсәрләре урын алды. Китапта тәкъдим ителгән материал шәхес культының соңгы дәверендә һәм «җепшеклек» чорында иҗтимагый аң-фикер үсешен барлау өчен дә әһәмияткә ия.

    Сайланма әсәрләр. 6 том. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, язылып бетмәгән роман, көндәлекләр, хатлар

    Аяз Гыйләҗев

    Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең соңгы томында язучының әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәмамланмыйча калган «Кылдан нәзек, кылычтан үткен» исемле романы, шәхси архивында сакланган көндәлекләре һәм хатлары урын алды. 1992–2002 елларга караган материал иҗтимагый аң-фикер үсешен барлауда да әһәмияткә ия.