Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Бердәнбер һәм кабатланмас

    Марат Кабиров

    Танылган язучы Марат Кәбировның реаль вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрендәге геройлар аяусыз сынау алдындакала. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне кырыс хөкем көтә. Автор аларның катлаулы язмышларын, гадәттәгечә, коточкыч күренешләр аша сурәтли.

    Дюймовочка

    Ганс Христиан Андерсен

    Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.

    Башка кеше

    Файруза Муслимова

    Язучы Фәйрүзә Мөслимованың бу китабына яшәешебезнең төрле якларын чагылдырган заманча хикәяләре һәм публицистик язмалары туплап бирелде.

    Другой взгляд

    Альбина Нурисламова

    В благополучной упорядоченной жизни Киры неожиданно начинают происходить загадочные события. Привычный мир рушится день за днём: у родных и знакомых меняются то внешность, то имена; привычные предметы становятся другими, а о прошлых событиях не помнит никто, кроме неё самой. Кира должна понять, что же происходит. Это необходимо не только, чтобы вернуться к прежней жизни, но и чтобы просто её сохранить. Помимо остросюжетного мистического триллера «Потерянные» в сборник произведений казанской писательницы Альбины Нурисламовой вошла подборка рассказов.

    Кадерле мирас

    Фарида Гайфуллина

    Әлеге хезмәттә Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең яшәү һәм иҗат итү елларына бәйле рәвештә язылган публицистик язмалары беренче тапкыр, эзлекле тәртипкә салынып, фәнни анализланды. Мәкаләләрнең иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмияте ачыкланды.

    Яшьлегем тугае

    Фаиль Шафигуллин

    Бу китапка бик яшьли арабыздан киткән күренекле шагыйрь һәм прозаик Ф. Шәфигуллинның үзе исән вакытта дөнья күргән шигырьләре белән беррәттән язучының архивында сакланган әдәби мирасы да туплап бирелде.

    Балачагым килә каршыма

    Раим Губаев

    Бу китапка Рәим Гобәевнең үзе яшәгән чорны тасвирлаган әдәби-документаль повесте белән бергә Мамадыш төбәгенә караган мәзәкләре дә туплап бирелде.

    Туксан тугыз шаяру

    Индус Сирматов

    Әлеге китапка Индус Сирматовның төрле елларда язылган робагыйлары туплап бирелде.

    Каеннар сары иде

    Хәсән Туфан

    Әлеге китапка татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның (1900–1981), вакыт сынавын узып, поэзиябезнең алтын фондына кергән шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.

    Дәверләр аһәңе

    Фоат Садриев

    Бу китапка Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ф. Садриевның төрле елларда иҗат ителгән иң яхшы повестьлары, хикәяләре туплап бирелде. Әдипнең күпчелек әсәрләрендә бүгенге авыл тормышы, аның җиргә тугры кешеләре дулкынландыргыч вакыйгаларда сурәтләнә.