Название | Тургай |
---|---|
Автор произведения | Фоат Садриев |
Жанр | Книги для детей: прочее |
Серия | |
Издательство | Книги для детей: прочее |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03777-8 |
Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы
Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортысын киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде.
Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек җәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай, басу өстеннән күзен ала алмыйча, бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә торды. Килмәсләрен белсә дә көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде.
Тургай, уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер җире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимҗан абыйсы Чаптарны арбага җиккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык җир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битләренә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш сабаклары шундый күп, бер-берсенә бәрелгәләп торалар, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый, ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Як-ягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер… Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак җылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тигереп, «исәнме» дип пышылдады һәм көлеп җибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да кызганып бу уеннан кайтты. «Утыр, яме», – диде ул, пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөҗәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-кыймыл килә торгач, бөҗәк корсагына