Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Читать онлайн.
Название Карабәк. Каенсар (җыентык)
Автор произведения Вахит Имамов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-03543-9



Скачать книгу

Карабәк бик чамалый: Мамай изүеннән дә, Сарайдагы һәр яңа хан талавыннан да туйган инсаннар бу. Кырым Сарайдан кул сузымында гына, ә Болгар – шималь ягында, мәркәздән шактый еракта. Кырымнан бирле сузылып бару ансат булмаса да, алар соңыннан талау-изүләр күрмичә, азат булып яшәүгә өметләнә. Үзенә ышанып җиде дәрья артына кузгалган кара гавамның менә шул өметләрен акларга насыйп булсын әмир Карабәккә!..

      7

      Карабәк, Иделгә җиткәнче үк, Көбә үзәнгә дә, Каф тау итәгенә дә, хан фәрманының нөсхәләрен тоттырып, дистәләгән чапкын куган иде. Бар өметләрне аклый торган куанычлы хәбәрләр кайтып җиткәч, колакларына ышана алмый торды.

      – Маҗар каласыннан бер мең чатыр синең олавыңа килеп кушылачак. Яхшыбай бәк Идел ярында ыстан корып көтүеңне сорый.

      – Дирбәнд олысыннан алты йөздән артык олау кузгалды да инде. Алар юлда ишәйми калмас әле.

      Иделнең нәкъ Сарайга каршы ярында тукталып ыстан коргач, Карабәк үз чатырына якын туганы, үзенә җигән[32] тиешле Көңгер бәкне, меңбашлары итеп билгеләнгән Бүрәкәй һәм Гайсарны дәште.

      – Ошбу тирәләрдә Иделне кичеп булмый, монда дәрьяның диңгез кеби җәелгән урыныдыр. Аны Сәмәр җәясе янында кичү хәвефсезрәк. Ул урындагы дәрья уртасында утраулар да бар, туктап тын алсаң да комачау кылучы булмас. Яхшыбай илә Кадыйрмөхәммәт бәкләр килеп җитешсә, сезгә Иделнең үрге агымына таба кузгалу хәерлерәк. Ә миңа, Сарайга кереп, Туктамыш хан каршында янә бер мәртәбә тез чүкмичә булмас. Безнең ыстан турында гына түгел, хәтта сәфәремез хакында да аңа адым саен хәбәр итәләрдер. Борыным илә килеп төртелгән көйгә илтифат күрсәтмәсәм, аның миңа артын куюы бар. Аннары, Иделне бер чыккач, үземнең туган нигезем Актүбәгә дә җитез генә сәфәр кылып алыйм. Алар да безнең кәрванга кушылмыйча калмас…

      Сарайга кереп бил бөгүгә, чынлап та, Туктамыш хан үтә дә мәмнүн калды. Үзен төп хуҗа санау аңа бик ошый иде, ахры, яңа гына кияү мунчасыннан кайткан яшь килендәй көләчләнеп, сүзне юмарт тезә. Гәрчә һәрбер сүзе җитди яңгырый үзенең.

      – Барып төртелгәч тә, син бер тарафка игътибар итми калма. Элек Болгар олысының терәкләре булган Казан, Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Алабуга калаларын, Болгарның үзен дә урыс ушкуйлары яртылаш җимереп бетергәннәр. Сәбәп бердер – аларның барчасы да Чулман, Нократ яисә Идел дәрьялары ярына нигезләнгән. Калаларны елга буена корып кую, бер яктан гөманласаң, бик тә матур вә уңышлы сыман. Каланы бер тарафтан елга саклап тора дип тә күңел юатасың. Иллә мәгәр мәгыйшәттә алай гына килеп чыкмый. Елга ярында утырган кала-салаларны һәр узгынчы талап уза башлый. Әлеге олыстагы Ашлы, Аккирмән, Суар калаларының вәйран ителүенең һәммәсенә дә кирмәннәрне яр өстенә корып кую сәбәп. Ач-ялангач ушкуйлар шуңа күрә аларны иркенләп талаган, хәтта ки бөтенләе белән юкка чыгарган да инде.

      – Ул яктан бәяләсәң, синең Сарай да Идел ярында бит, – дип каршы төшеп карады Карабәк. – Мәгәр Бәркә хан корганнан бирле, гасырдан артык гомер кымшанмый да утыра бирә…

      Туктамыш



<p>32</p>

Җигән – бертуганның улы, русча – племянник.