Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман
Автор произведения Махмут Хасанов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03457-9



Скачать книгу

Булат Хәнипович! – диде Гази. Тавышы тигез, нык иде аның. Әйтерсең лә баягы кырыс сөйләшү бөтенләй булмаган. Һәм вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамаганлыкны аңлатырга теләгән кебек өстәп куйды: – Бар да әзер.

      – Анысы өчен рәхмәт, – диде баш врач, сабыр-тынычлык белән. – Әмма, Гази Хаҗиевич… операцияне сез ясамыйсыз.

      Бу көтелмәгән хәбәр Газины аптырашта калдырды, күрәсең.

      – Ничек инде?..

      – Минемчә, аңларлык итеп, ачык әйттем кебек, бу операцияне сез ясамыйсыз.

      – Аңламыйм… Ничек инде алай, кинәт кенә?.. – Хәзер инде Газиның тавышы баягы кебек үк көчле түгел, әйтерсең лә ул бу минутта зиһенен җыя алмыйча азаплана иде. – Ничек инде?.. Авыруны мин әзерләдем. Мин ясамыйча, кем ясасын ди тагын. Мин – хирург. Анда, операция өстәлендә, кеше ята. Хәле җитди… Кичекмәстән операция кирәк. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар…

      – Искә төшереп, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә…

      Баш врачның һаман да шулай тыныч кына, берни дә булмагандай сүзен дәвам итүе Газины чыгырыннан чыгарды, ахрысы.

      – Ю-юк!.. – диде ул, кинәт тавышын күтәреп. – Мин ясарга тиеш… Мин!

      Бу – Газиның чын-чыннан саксызлык күрсәтүе иде.

      Галина Николаевна минем якка борылды, торыш-кыяфәтендә, күз карашларында бердәнбер сорау: «Сез нәрсә булса да аңлыйсызмы?» Минем дә җавабым бер – җилкәмне сикертү: һични аңламыйм, янәсе.

      Хәлем әдәплелек кагыйдәләре белән санашып торудан узган иде инде. Ишек янына килдем, аны тагын да ача төштем. Бөтен вестибюль уч төбендәге кебек. Газиның тавышына булса кирәк, баягы олы алкалы апа белән сылу ханым да чыктылар. Соңгысының авыз-борыны марля-маска белән томаланган.

      Килеп туган хәлдән баш врач та, Гази да чак кына уңайсызландылар булса кирәк. (Әле дә ярый, ярым ачык ишек аша минем дә күзәтеп торганны күрмиләр.) Әмма хуҗа кеше әллә ни үзгәрмәде, баягы кебек сабыр-тыйнак кына итеп, соңгы сүзен әйтте.

      – Аңлагансыңдыр дип уйлыйм, – диде ул, кешеләрнең тынычлыгын бозганга чын-чыннан уңайсызланган кебек. – Ә инде аңламаган булсагыз, соңрак, кешеләр юктарак сөйләшербез…

      Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады, ахрысы:

      – Мин ясамыйм икән, әнә Дисә Зиннәтовна ясасын. Авыру операциягә әзер…

      Бәхәс тәмамланмаган иде әле.

      – Кабат әйтәм, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт. Калганы турында үзебез кайгыртырбыз.

      – Ләкин тиз кирәк…

      – Тиз ясалыр да.

      – Тиз булса ярар… Тик шулай да… миннән ясатмавыгызның, һич югы, сәбәбен әйтегез.

      – Сәбәбенме? Әйтергә була. Мин тагын, бәлки, үзегез үк төшенерсезме дип уйлаган идем…

      – Сәбәбе узган атнада бораулау мастеры белән булган күңелсезлек түгелдер ич?

      – Күңелсезлек дидегезме? Сез дә әйттегез сүз! Безгә исеме бөтен илгә билгеле булган атаклы, депутат мастерның гомерен ышанып тапшырдылар… Бөтен чараны күрегез, әмма саклап калыгыз, диделәр. Ә без?.. – Булат Хәнипович,