Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Читать онлайн.
Название Тимә, яшәсен!
Автор произведения Марсель Галиев
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03271-1



Скачать книгу

дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде югыйсә. Әнә кара, – дип, ул өскә таба ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.

      – Әтиең укый-яза белә дигәч, син егет булгансың инде дип торам, – дип, Хәбри абзый, мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды.

      – Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – дип, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.

      – Нык курыктыңмы?

      – Куркырга өлгермәдем, – дидем дә… Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай.

      Әти, әле һаман да тынычлана алмыйча: «Ничек, улым?» – дип, хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин, саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле, таркау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. «Электр тогының тәме шундый була микән әллә», – дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый.

      – Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала, бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.

      Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле… Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.

      Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр, мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерә, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.

      Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда кинәттән ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.

      – Кайната йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер җәнлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер уйлыйм да… Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде…

      Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да