Название | Тимә, яшәсен! |
---|---|
Автор произведения | Марсель Галиев |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-5-298-03271-1 |
Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән кечкенә генә күләгәсен ияртеп бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал.
Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк – көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, «Тимә, яшәсен!» дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора…
Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды, һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды… «Әни, әнием» дип елыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис югары очка медпунктка.
Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. «И улым, и улым…» – дип, эчтән ниндидер дога укый-укый, яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде.
– Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым… Төп тамыры киселгән бит… Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса… – дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барсы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем.
– И Ходаем, тагын ни булды инде? – дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч күрәм, ни гаҗәп: мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына, су буена төшеп киткән чакта, ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара