Название | Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр |
---|---|
Автор произведения | Адлер Тимергалин |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1 |
Арка сугышлыны Азат тәмам оныткан булган икән. Җылына торгач, үзе дә тотылды. Аны бик озак интектерделәр – кем сукканын һич кенә дә белә алмады. Әзмәвер бәдәнле, кызгылтрак борынлы берәү (грузчик булса кирәк) аеруча оста алдашты: йомшак кына, җиңелчә генә суккан кебек итә дә, шундук бер читкә атлап, кулларын кушыра һәм гөнаһсыз кыяфәттә Азатның күзенә карап тора. Ахырда грузчик түзмәде – алагаем зур кулы белән Азатның аркасына саллы гына итеп кундырды. Башка берәү, ихтимал, сыгылып та төшкән булыр иде, ләкин Азат Сәйдәшевнең ник бер буыны калтырасын. Тиз генә турайды да «рәнҗетүчегә» төртеп күрсәтте.
Грузчик иелеп, кулын аркасына куйгач, без барыбыз да Азатка карап, сугу чиратын аңар бирдек.
Азат беркавым уйланып торды, аннары миңа күз кысты да әллә ни кизәнмичә генә теге әзмәвер гәүдәле наянның алаптай кулына сугып җибәрде.
– Ну, мать честна-а-ая… – диде әзмәвер, әкрен генә тураеп. Бу вакытта аның бил турысы шыгырдаган кебек тоелды. – Кайсыгыз ул күсәк куллана?
Азат аңа кулын күрсәтте:
– Күсәк түгел, гап-гади кул.
Тегесе шулай да Азатның кулын капшап карыйсы итте. Аннары кыска гына:
– Таныш булыйк. Элекке цирк артисты, хәзер кара эшче Крыймов, – диде.
– Сәйдәшев. Слесарь.
– Әйтәм җирле, кулың эскәнҗә кебек… Эшеңдә сиңа тиски-мазар кирәкми дә торгандыр, ә?
Көлештек.
Ул арада алдагы халык кузгала башлады, һәм без үзебезчә сафка тезелгән булдык.
Хәзерге «Боҗра» мәйданында демонстрация, сулга таба борылып, туктый-туктый, Пушкин урамыннан өскә күтәрелде һәм Ирек мәйданына кул сузымы гына калып, аннан таркау һәм ялкау «ура» авазлары ишетелә башлагач, уңга каерып, Горький урамына борылды.
Демонстрациядә үткән бер-ике сәгать арасында бихисап анекдот, мәзәк сөйләнгәндер. Анекдотларның көнкүрешкә кагылган тозлы-борычлысы күбрәк, ләкин ачыктан-ачык сәясиләре дә җитәрлек иде. Беренче секретарь Хрущёв турындагылары инде онытыла төшкән, ә генсек Брежнев катнашкан анекдотлар әллә ни үткен дә, җор да түгелләр иде.
Азат, гавам арасына беренче тапкыр чыккангамы, бу мәзәкләрне исе китеп, йотлыгып тыңлады шикелле. Әмма ул шаркылдап көлми, тыенкы гына елмая, бөтенесен дә аңлый иде. Күрәсең, бездәге анекдот жанры Көнбатыштагы төреннән мәгънәлерәк, тирәнрәктер, ихтимал, нечкәрәктер дә. Ул бит еш кына безгә тешсез сатирик әдәбиятыбызны алмаштыра, халык өчен үзенә бертөрле үч алу, «пар чыгару» чарасы булып та хезмәт итә. Алдавыч, әлбәттә. Тик, бүтән әмәлең булмагач, шуңа да юанасың… Кыскасы, бер яктан ул безнең системаны тәнкыйть итә, хәтта дегеткә мана, ә икенче яктан шуңа ук буйсынырга, аның белән ризалашырга