Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1



Скачать книгу

белән түгел! Инде немец телен өйрәнеп беттем дигәч тә, аның синтаксисында «кондиционалис» дигән бер нечкәлек кала икән әле, хәерсез.

      Тырышсаң, аны да җиңеп була икән ләбаса. Сәләтле шәкертенең һәр уңышына фрау балаларча куана, аңа карап Азат та ихластан елмая… Ни хикмәт, малай шушы чит-ят һәм, ни әйтсәң дә, үзенә дошман халык теленең аһәңен тоя башлый. Бигрәк тә борадәр Гриммнарның әкиятләрен бирелеп укый. Шундый самими әкиятләргә кирпеч калынлыгы роман фәлсәфәсе ничек сыеп бетәдер? Әллә соң калын-калын роман авторлары чын иҗат сәләтеннән мәхрүмнәрме икән? Кирәк микән андый романнар?.. «Күп сүз – юк сүз» ди бит татар да.

      Ялыктыргыч кышкы кичләрдә электрны сәгатьләп кенә бирә башлаганга, туң май шәме яктысында Азат озын-озын шигырьләр ятлый, аларны, таләпчән фрау каршысына басып, үзе дә әсәрләнеп, ләззәт алып сөйли, сөйләм телен чарлый. «Lorelei»… «Су кызы» шигырен укыганда, аның күз алдына су буенда чал чәчләрен тарап утырган Соня Татаркина килеп баса. Аның тарагыннан көмеш балык тәңкәләре коела, ул тәңкәләрнең бер ягында – СССР гербы, икенче ягында – свастика… Аннары Соня янына кыяга Айдар менеп утыра да күз яшьләренә чыланган тәңкәләрне учына җыя башлый…

      Бу елны Азатның тагын бер казанышы сыер саварга өйрәнү була. Чөнки фрауны кызгана: бәләкәй генә куллары белән сыер савып кергәч, фрау Эльза, карт буыннары сызлауга түзә алмыйча, бармакларын уыштырып йөри, кулын әллә нинди эремәләргә тыгып утыра.

      Профессор фон Клейнның фәнни китапларына Азатның теше үтми, әлбәттә. Ләкин малай, фрау Эльза кебек, галимнең куен дәфтәрен кызыксынып укый. Бу кешегә фашистларның ни өчен уңай караганлыкларын да аңлыйсы килә. Дөресен әйткәндә, «фрау Эльзаның ире фашист ялчысы» дигәнгә ул ышанмый, ышана алмый.

      Һәм моңа ничек ышанмак кирәк? Искиткеч матур, төзек, вак итеп яза торган бу ыктыматлы кеше үзенең яшертен дәфтәренә «Фюрер һәм Иосиф Сталин – бер үк медальнең ике ягы гына» дигән фикерен теркәп куйган. Андый кеше фашист та, коммунист та түгел – моны ундүрт яшьлек малай яхшы аңлый.

      Яки менә монысы: «Мине җир йөзенә тынычлык алып килгән дип уйламагыз, мин тыныч алып килмәдем, мин кылыч алып килдем», – ди Иисус (Изге «Инҗил» китабыннан)».

      Фон Клейн ислам дине белән дә кызыксынган һәм Иисусның кылычына каршы Мөхәммәд пәйгамбәрнең тыныч сүзләрен язып куйган: «Теш казналары һәм бот арасындагы нәрсәләрен тыя алучыга мин җәннәтләр вәгъдә итәм». Маңгаен җыера торгач, Азат монысына да төшенгән һәм мең дә дүрт йөз яшьлек хәдисне исендә калдырган, аны Ватанына тикле алып кайтып, түкми-чәчми миңа сөйләде.

      «Сандугач иң матур җырларын читлектә өйрәнә». Монысының авторын Азат хәтерләми. Аның исендә калганнар буенча гына да мин бу немец галименең хөр фикерле кеше булганлыгын, тоталитар идеология, золым богавы салынган илдә үзенең эчке дөньясын кара тышлы дәфтәренә яшерергә мәҗбүр ителгән «эчке качак» кебек яшәгәнлеген аңладым. Беләсе иде, бездә чын генетиканы аяк астына салып таптый башлагач, Лысенко кебек җаһилләр