Безнең язмыш. Анас Хасан

Читать онлайн.
Название Безнең язмыш
Автор произведения Анас Хасан
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 1988
isbn 978-5-298-03060-1



Скачать книгу

халык бөлгәннән бөлә, ә болар, космос дигән булып, һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!

      Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман, авыртып, йотарга комачаулый. Әни: „Минем өчен генә кереп, юкка операция ясаттың!“ – диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. „Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!“ – диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. „Әнә Һәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!“ – дип тә өстәде әле.

      Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә „чыпчык хокуклы“ буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган „кунаклар“ комачаулап йөрмәсеннәр иде дә соң… Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар бер хәл!..

      Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле… Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми…

      Курсташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта „рядовойларыбыз“ да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр. Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. „Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?“ – дип сорагач, – „Җыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр, шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! Алар сиңа җыеннарда юк-бар өчен тел-теш тидереп тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап, каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем тәнкыйтьләрмен!“ – ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаны исә барысы да бертөрле язалар: „Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!“ Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый.

      Хәер, партиялеләр дә аны моңарчы төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар соң? Ә   ул „коммунизм“ дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде… Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын…

      Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде   – ай алды! Борчылуымнан