Название | Безнең язмыш |
---|---|
Автор произведения | Анас Хасан |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 1988 |
isbn | 978-5-298-03060-1 |
Халкыбызның тәүге саф инешләрен янә барлап, файдаланырлык вакыт түгелме?
Инде ни күрсәм дә күрермен, чакырам никахлашкан Мәрзиямне! Әлегә язмышыбызның калган өлеше үз кулыбызда ич. Уйладым да тәвәккәлләп ташка уйдым. Ерак гарнизон тормышы яктырып киткәндәй булды. Тылсымлы мәхәббәт ул бар нәрсәләргә ямь бирә, сүрелгән җаннарга өмет очкынын өрә. Әйе, күп нәрсәгә сәләтле мәхәббәт дигән могҗиза!.. Мәрзиянең шул хатын алуга, хәрбиләр кассасыннан бушлай билет юнәтү кәгазьләрен конвертка салып юлладым һәм түземсезлек белән өлешемә төшкән көмешемне көтә башладым. Ара якын түгел, хатлар озак йөри. Көтәргә туры килә. Һаман шул „Светлана“ фирмасы эшендәдер инде ул. Очын-очка көчкә ялгап яшидер… Хатын тиз арада язган, ахры. „Әнәс, верь мне!“ сүзләре исемә төшә дә елмаям. Тормыш икебезгә дә „Ибәт абыйны“ әйттергән икән. „Ибәт абый“ дигәч, сез тагы куанычыннан ычкынып-саташып китте бу бичара дип уйламагыз. Шәт исегездәдер, ул әниемнең Агачбашы (Агайбаш) авылының ярлы кешесенең хикмәте…
Ике атнадан артык вакыт үтүгә, Мәрзиянең телеграммасы килде: „Юлга чыктым, каршыла!“ – диелгән. Ә кайчан каршыларга икәне әйтелмәгән…
Поезды Белогорск аша Хабаровскига төн уртасында уза. Бер тәүлектән соң, баш инженер подполковник Мураловтан кечкенә автобусыбызны сорап, Белогорскига элдердем. Көтәм. Поезд килеп туктады – Мәрзия юк! Икенче төнне тагы барам. Поезд килеп туктый, үч алгандай, Мәрзия юк! Менә тамаша! Тиле баш аякларга тынгылык бирмәс шул.
Оятсызланып, өченче тапкыр автобусны сорарга базмадым. Кичтән Белогорск автобусына утырып тагы киттем. Поездны арлы-бирле йөренеп көтәм. Менә ул ерактан ыжгырып һәм давыл куптарып, прожекторы белән караңгылыкны бораулап килә. Әкренәя һәм теләмәс кенә, көпчәкләрен шыгырдатып туктый. Унөченче хәрбиләр вагоны янына йөгерәм. Бер кеше төшә, икенчесе… Аллага шөкер. Менә Мәрзия дә ишектән күренде. Башында ак калфак. Татар баласы ич! Ул, берни булмагандай, тулган ай кебек елмая. „Көттердең!“ – дим. Чемоданын тотып, автобус тукталышына юнәләбез. Вокзал ябык. Имансызлар кыш уртасында ремонт ясарга керешкәннәр. Чукынган Рәсәй хөрәсәннәренең гадәтләре – чаналарын җәйдән карый белмиләр… Үтә суык төндә иртәнге бишкә хәтле автобус көтәсе. Кар ява башлады. Көтәбез. Мәрзиянең аякларында йон оекбашлар һәм „румынкалар“, ә минекеләрендә – чолгавычлар һәм күн итекләр… Бармаклар туңа…
Кыш бабай биетә генә – тыпырдашабыз. Менә кечкенә автобус килеп туктады. Халык бер-берсен сыта-сыта эчкә ыргыла. Каян җыелганнар диген! Без дә кешеләр арасына кысыла-кысыла кереп урын алабыз. Бусы булды. Утыруга, Мәрзиянең румынкаларын салдырып, аякларын җылытырга бот арама кыстырып, шинель итәкләре белән каплыйм. Возжаевкага килеп төшәрәк, аякларга җан керде, һәм алар кызып ук киттеләр. Ярый әле өшетмәдек! Югыйсә бармакларым өшегәне бар инде. Тиеннәрне кызганмый, телеграмманы белеп бирергә кирәк аны. Җылы бүлмәгә керүгә, чәй кайнатырга куйдым.