Название | Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы |
---|---|
Автор произведения | Шахинур Мустафин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03599-6 |
Аннары ул Мөхәммәт дустына багышлап яңа әсәр яза башлавы турында сөйләде… Һәм ул әсәр – «Ахирәт дустым турында баллада…» дип исемләнгән документаль композиция-либретто – М. Әхмәтгалиевнең тууына 75 ел тулган чорда «Ялкын» журналының 1995 елгы апрель – май саннарында дөнья күрде. Тик, ни кызганыч, Җәвад ага аның басылып чыкканын үзе генә күрә алмады – кинәт вафат булды.
Үзенең үләсен алдан сизенгәндәй, ул без эшләгән «Казан утлары» журналы редакциясенә соңгы килүләренең берсендә: «Әле минем сине Мөхәммәтнең бертуган сеңлесе – искиткеч матур күңелле, кешелекле Мәрьям ханым Әхмәтгалиева белән якыннанрак таныштырасым килә, – дигән иде. – Сабакташымның бай архивын, фоторәсемнәрен, хатларын, көндәлекләрен, басылып чыкмаган әсәрләрен бик кадерләп саклый ул. Энесе Ильяс та шундый мөхтәрәм шәхес иде, урыны оҗмахның түрендә булсын, амин! Киләчәктә, шулардан файдаланып, бәлкем, Мөхәммәт Әхмәтгалиев турында күләмле әсәр язарсың. Сизеп-күреп торам бит, син безнең фронтовик язучыларга карата һич кенә дә битараф түгелсең…»
Бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, без Мәрьям ханымнар фатирына барырга җыенган арада, көннәрдән бер көнне редакциябез ишеген ул үзе шакыды. Чыннан да, сөйкемле-нурлы ханым икән. Күптәнге танышлардай аның белән уртак телне тиз таптык. Бераздан Мәрьям ханым безнең алга машинкада басылган бер көлтә язмалар китереп салды:
– Болары – абыем Мөхәммәтнең сугышка хәтле язып барган көндәлекләреннән күчермәләр, ә менә мондагылары – фронттан язган хатлары… Шуларны журналыгызда бастырып булмасмы, Шаһинур энем?!
– Иң элек алар белән танышып чыгыйк әле, яме, Мәрьям ханым. Аннары фикеребезне әйтербез. Килештекме?!
Ул, ризалыгын белдереп, йөзен балкытып елмайды…
М. Әхмәтгалиевнең көндәлекләрен, хатларын иң элек үзем, өебезгә алып кайтып, зур кызыксыну белән, бер тында укып чыктым. Таң атканын да сизми калганмын – шулкадәр мавыктыргыч итеп язылган алар!
Мөхәммәт каләмдәшебезнең ихласлыгы, эчкерсезлеге, әти-әнисенә, туганнарына, якыннарына, дусларына карата булган олы кайгыртучанлыгы – мәхәббәте, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торуы тирәнтен сокландырды, тетрәндерде мине.
Әлбәттә, аның әлеге язмалары, һичшиксез, дөнья күрергә тиеш! Аларда – шул чор яшьләренең кайнар сулышы, дәртле йөрәк тибеше, изге уй-хыяллары, якты өметләре…
Мәрьям ханымга абыйсының язмалары турында уңай фикеремне әйтеп шылтыраткач, ул, бик шатланып, үзләренең фатирларына кунакка чакырды. Башкалабызның Зур Кызыл урамындагы биш катлы йортларның берсендә торалар икән. Ире Фатыйх абый да Мәрьям апа кебек ачык күңелле кеше булып чыкты. Мул сыйлы түгәрәк табын янында иркенләп сөйләшеп утырдык ул көнне. Безнең җанлы әңгәмәбезне ихлас күңелдән хуплагандай, өй түрендәге зур портретыннан