Название | Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы |
---|---|
Автор произведения | Михаил Худяков |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03745-7 |
«Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мамотяк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки: Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»[27]. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»[28]. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны җиңүенә хозурланган Олуг Мөхәммәд Мәхмүтәк белән Курмыштан Казанга юнәлә. Ә тәхеткә сусаган Мәхмүтәк әтисен үтерергә ниятли һәм ниятен тормышка ашыра да»[29]. Касыйм һәм Якуб солтаннарның Русиядә пәйда булуы уңаеннан ул янә нигезләнмәгән фаразны җиткерә: «Мөгаен, солтаннар, аталары һәм борадәрләре кебек үтерелүдән куркып, Мәхмүтәктән
26
Вельяминов-Зернов В. В. – С. 11.
27
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – 6 б.
28
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – 11 б.
29
Вельямин-Зернов В. В. – I. – 11 б.