Название | Бер уч борчак / Горсть гороха |
---|---|
Автор произведения | Ляля Сабирова |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-5-298-03104-2 |
Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен ул аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә бер эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара… Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була – ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча дип үләсең инде, – дип көлә Зариф. – Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч-хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:
– Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйлап карамыйсың… – кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга.
– Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме! – дип тавышлана.
Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы тынын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур музыка булып ишетелә. Ә хәзер… шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып:
– Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш! – дип, зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады. Коеп куйган артист… Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын аска иеп утыра…
…Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф, башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә.
Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады тагын. Җәмилә – декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде.
– Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? – дип, ризасызлыгын белдереп карады.
– Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне? – дип җикеренде Зариф. – Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде!
Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларында Зарифны төн уртасында, җилкәсенә салып, Әхияр алып кайта.
– Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз… – дип аклана.
Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да, карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары!
Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап, Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп килеп утырды да төкерекләрен чәчә башлады:
– Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк?
Җәмиләнең йөрәге жу итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри? Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора.
– Минем кыз янына шәһәргә