Название | Илһам канатында / На крыльях вдохновения |
---|---|
Автор произведения | Группа авторов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02529-4 |
Такталарымны кочаклап, «мастерскоема» – утын сараена кереп киттем, төзелеш материалларымны әзерләп куйдым да пычкымны тартып җибәрдем… Кадак кадаклаганда, биш бармагым да алма кадәрле булгач, эшне берүзем китереп чыгара алмаячагыма инандым. Күп тә үтмәде, чүкеч тавышын ишетеп, яраткан абыкаем йөгереп чыкты…
– Тагын ни майтарасың инде син, җен кызы?
– Менә, күрүеңчә, яраткан кошчыкларыма оя ясыйм! – дидем, мактанып.
– Кайчаннан сыерчык ярата башладың соң әле, синең аны күргәнең дә юк бит!
– Нишләп булмасын, дәреслекләрдә рәсемнәре күп бит аларның! Ясашсаң, чынбарлыкта да күрермен…
– Ә такта каян алдың?
Уйга баттым…
– Күрше абзый бу язда инде өченче тапкыр коймасын ямый, әле яз җиткәнгә җиде генә көн, – дип, уфтанып, алды абыкаем. Аннан соң такталарымны алды да минем эшемне дәвам итә башлады. Һәрвакыттагыча абый кадаклады, ә мин аны мактый-мактый карап тордым – ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк бит инде!
Ниһаять, бар да әзер! Оямны ныгытып тоттым да өй янында үсеп утырган алмагач янына юнәлдем. Анда инде элегрәк ясаган өч җимлек эленеп тора иде… Нигә өчәү дип сорыйсызмы? Аларны ясаганда, абый да шул ук сорауларны биргән иде. Беренчесе – песнәкләр, икенчесе – чыпчыклар, ә өченчесе чәүкә ише башка кошлар өчен иде аның.
– Кая эләбез моны? – дип сорады абый.
– Алмагачка инде! – дидем мин белдекле кыяфәт белән.
Ни өчендер, абыкаем юкә агачына менеп китте, алмагачка авыр булыр дип уйлагандыр, мөгаен.
– Шундый матур килеп чыкты оя, әйдә, тагын берне ясыйбыз, – дидем дә күршеләр ягына таба борылдым (такта кирәк бит инде!).
– Тагын койма җимерергә барасыңмы?! А ну, марш өйгә! – дип, абыкаемның бер генә әйтүе булды, мин комета тизлеге белән өйгә кереп тә сыздым!
…Сыерчыклар кайтканчы, мин көн саен оядан чыпчыклар куып йөрдем.
Ниһаять, сагынып-саргаеп көткән кошчыкларым «курорт»тан – җылы яклардан очып кайттылар. Кайту белән бер сыерчык гаиләсе ояма хуҗа булырга да өлгерде. Шундый сөендем, сөенечемнән түбәм күккә тия язды! Әгәр ачыксалар дип, юкә агачына да бер җимлек ясап элдем.
Борчылмагыз, күршекәйләремнең койма тактасына кагылмадым, абый үзе каяндыр табып бирде.
Шулай итеп, беренче теләгемне чынга ашыргач, мин, бәхетле кызый, апрель аен планлаштыра башладым…
СҮНГӘН ЙОЛДЫЗ
Хәсән – Айратның әтисе, 40 яшьтә.
Галия – Гөлүсәнең әнисе, 35–40 яшьләрдә.
Наилә – Айратның әнисе, 35–40 яшьләрдә.
Айрат – студент.
Диләрә – Айратның сеңлесе.
Гөлүсә – Айратның күрше кызы.
Марат – авыл егете, хулиган.
Кич. Көзге табигать күренеше. Ак каеннар арасыннан сары яфракларга күмелгән сукмак