Название | Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы |
---|---|
Автор произведения | Хатыйп Миңнегулов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03602-3 |
Инде янә «Мәхәббәтнамә»нең төзелешенә, жанр үзенчәлекләренә, андагы композицион берәмлекләрнең атамаларына, вазифаларына кире кайтыйк. Әйткәнебезчә, поэма, – гәрчә андагы текст төрле бүлек-кисәкләргә аерып бирелсә дә, идея-тематикасы, эчтәлеге, стиле белән чагыштырмача бербөтен әсәр. Хәтта биографик характердагы юллар һәр «хикәят»тә төп текст белән керешеп китә. Поэма, ничектер, урыны белән мәҗлестә, гавам-публика каршында сөйләнеп, җырланган әсәр рәвешендә дә кабул ителә. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» гарузның 3 буынлы, 11 әр иҗекле (4 + 4 + 3) һәзәҗ үлчәме белән язылган. Мәгълүм ки, бу төр шигъри текстлар, аеруча газәл кебек лирик әсәрләр көйләп, еш кына музыка коралы («саз»…) уйнавы астында башкарылганнар. Гаруздагы аерым шигъри әсәрләрнең махсус көйләре («пәрдәләре») дә була. Аларның кайберләре («Хөсәйни», «Сафахан» (Исфахан)…) поэмада да телгә алына. Автор үзе дә хөкемдарның «шәраблы» мәҗлесендә әсәрен укуы, көйләве хакында телгә ала: «Давыскынча газәл шаһ гөш кылды» (Ахыргача шаһ газәлне тыңлады. – Х. М.); «дәгый мәҗлес эчендә» «укыдым хедмәтендә бу газәлне» [2:9–10]; «Кадәх (бокал; савыт. – Х. М.) китерделәр, мәҗлес корылды»; «Хөсәйни пәрдәсе үзгә төзеб саз Мөганни (җырчы; көйче. – Х. М.) бу газәлне кылды агаз (башлады. – Х. М.)». [2:8]. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» поэмасындагы кебек Урта гасыр Шәрык ядкярләренең шактыенда мәҗлес, шәраб эчү күренешләре гәүдәләнеш таба. Бу – реаль чынбарлыкның чагылышы гына түгел, ә үзенә күрә бер шартлы әдәби чара, хронотопик алым да.
Күргәнебезчә, әсәрнең атамасында да «намә» сүзе бар. Унбер бүлекчә дә шул исем белән аталган. (Уйгур язулы басмада – «сүз белик».) Текст эчендә дә бу сүз еш очрый. Фарсы телендә төрле мәгънәләрне белдерүче «нам» (исем, атаклы исем; дан; билгелелек, сыйфатлы; титул…) сүзеннән ясалган «намә» дә төрле төшенчәләрне белдерүе белән билгеле. И. Ягеллоның атаклы «Персидско-арабский-русский словарь» китабында (Ташкент, 1910) «намә» сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: «письмо, писание, записка, послание, письменный документ; диплом, билет;