Название | Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 |
---|---|
Автор произведения | Нурислам Хасанов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4 |
– Өлкән мастер.
Наҗиянең аптырый төшкән йөзе уйчанланып китте.
– Кеше белән эшләү кыенрак инде хәзер. Сызу эшең ошамадымыни?
Ринат ни дип тә әйтергә кыенсынды, иңбашын җыерды.
– Монда да эшләп карарга кирәк.
– Әйе, әйе, – дип, тиз генә килешәсе итте Наҗия, сизгер карашын уйнатып. – Сау булганда, кайда эшләсәң дә ярый, акчасын күбрәк түләсәләр… – Ул үз сүзеннән елмаеп куйды. – Нигә килеп чыкмыйсыз?
– Вакыт тими…
– И-и, җиткерә белсәң тия ул… Кечкенә кыз Зөлфия үсәме соң?
– Үсә, бакчага йөри, барысын да беләсе килә, сорамаганы юк.
Наҗиянең йөзе сабыйның үзен күргәндәй ачылып китте.
– Шулай инде, шулай… Хәнияң нихәл? Бухгалтериядә эшлиме?
– Әйе.
Наҗия агарыбрак калган зәңгәр халат изүләрен төзәткәләп алды.
– Килеп чыгыгыз бер. Шимбә көннәрне мунча ягабыз. Авыл мунчасына керерсез тансыкка…
Наҗия апасына кушылып, Ринат та елмайды һәм:
– Килербез! – диде, үзен дә кунакка чакырды.
Наҗия хушлашып китеп барган Ринат артыннан, тукталып, бертын карап торды, аннан инструментлар кладовоена таба юнәлде.
Ринатның ачык йөзле, пөхтә, ярдәмчел Наҗия апасына бәйле уйлары хәтерендә яңаргач, тиз генә китеп югалырга теләмәделәр…
Берсендә шулай, шимбә көн, Ринат машина детальләре фәненнән курсовой проект сыза иде. Урамда яз. Ак ватман кәгазь өстеннән узган карандашның кара графит эзе тәрәзәдән төшкән кояш нурларында, беләүләнеп, шомарган таштай ялтырый. Ул, үзенең чиста, төгәл эшенә соклангандай, уйланып калган иде. Түр бүлмә тәрәзәләрен юган Наҗия апасы ачык ишек аша аңа сүз катты.
– Ринат! Бу сызымнарыңның бетәсе юк, ахрысы, синең?
– Ә-ә?.. – Ринат карандаш башы белән чигә турын ышкыды. – Берсе бетә, икенчесе башлана. Кирәк бит.
Тәрәзәне катырак сөртергә керешкән Наҗиянең күлмәк итәкләре тибрәлеп алды.
– Мондый матур көнне дә сызымнарың белән утырсаң, кызлар ташлап качар.
– Качмас… Әле табасы бар үзләрен.
– Болай ял көне дә дагаланып утырсаң, табылганы да йөз чөерер.
– Миңа дигәне үсеп кенә киләдер әле. Яшьрәге, чибәре…
– И-и, бар да яшькә кызыккан булалар тагы, ярый ла, эш рәте белә торган булсалар.
– Өйрәтәсең…
Наҗия килешмәде.
– Һе, хәзергеләрнең күбесе өйрәнергә тормый шул… Үзләре тәмле ярата. Морожный да пирожный кирәк… – Ул чүпрәген чиләктә чылатып сыгып алды. – Без үскәндә, кәстрүл кырые кимерә идек. Кайда каты-коты – шуны эзләдек… Хәзер барысына да иркенчелек. Ипие дә теләсә кайда аунап ята. Кадерен генә белмибез. Кунак ашын ашап яшәгәч…
Тынып калдылар.
– Кадер белмәү – вөҗдансызлык инде, намус юк…
– Намусы булса, кеше дә була ул… – Тәрәзә пыяласы катырак басылып ышкылудан сызгырып алды. – Шуның өчен дә кызларны сайлаганда, белеп сайларга кирәк. Күлмәк эчендә шәп алар. Алда – гөл, артта чәчәк дигәндәй…