Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

күргәнең бармы әллә? – диде ул, җикеренә төшеп. – Тәрәзәмне килеп чирткәнең юктыр бит? Чирткән булсаң, бүтән берәүнеке белән бутыйсыңдыр. Теге җырчы сандугачың белән саташкансың, син «сандугачлар»ны оста сайратасың бит… Бераз дөресен сөйләргә өйрән, гаебеңне таный бел, ичмасам. Мин председатель булдым дигәч тә…

      Моны көтмәгән Ишкәев кара көйде, бүтән сүз куертырга теләмәде.

      Ул көнне җыелыштан чыгучылар, Нәзирәнең турылыгын хуплап: «Ну әйбәт тә иттең инде үзен, Ишкәевнең кирәген бирдең…» – диделәр. Тик шушы хәлләрдән соң Укчы авылы хатыны Нәзирә якын-тирәдә үзенә юньле эш таба алмады. Байтирәк тегү комбинатында аз гына акчага җыештыручы булып йөрде.

      Әрлән баш Ишкәев барыбер судан коры чыкты, машина белән кеше бәрдерү гаебен шофёры үз өстенә алырга мәҗбүр булды, эш судка барып җитмәде. Хәер, бәлагә таручы тапталып үлгән очракта да, Ишкәевнең моңа җавабы әзер иде: «Ул үзе исерек килеш машина астына килеп керде…» Шуның белән бетте-китте. Аңа ышаналар. Ул экспертиза үткәрүчеләрне дә сатып ала белә. Ә сатылмаган кеше аз бит ул, аеруча хуҗаларга. Хөкемдарлар да иң элек түрәләр мәнфәгатен кайгырта. Бизнес ясый. Ул чагында Нәзирә карга күзен карга чукымаганлыгын аңлап җиткермәгән иде.

      Алар урам буйлап тын гына атлый бирделәр. Ләмига кызының сагышлы моңсу йөзенә карап-карап алды, кызгану хисе кичерде. Ул бу халәтен сиздерергә тырышмаса да, Хәтирә күңеле сизенде. «Минем өчен аңа да борчу килде», – дип уйлады. Бу хәлнең нигә болай килеп чыкканлыгына аптырады, сорауларына җавап эзләде. Юкса ул ире Габит белән мәктәп елларыннан ук таныш, бер-берсен белеп, күреп, яратып өйләнештеләр кебек. Килен булып төшкәч кенә кайбер вак-төяк низаглар, «төчкерешеп» алулар булгалады анысы. Кадерле малайга әнисе сүзе дә, әтисе сүзе дә тәэсир итми калмады. Хәтта туксан яшьлек Хамай картның да оныгына карата үз фикере, үз киңәшләре бар иде. Өй эшләрен башкарганда, иренең диванда телевизор карап ятулары, юк-бар сәбәп табып, өйдән чыгып киткәләүләре, сөяркәләре белән күңел ачып, эштән соңгарып та, салгалап та кайтулары ешайды. Габиты отыры үз эченә бикләнә барды, туры сораулардан читләште. Андый минутларда Хәтирә авыр, рәнҗүле хисләр кичерде. Шулай көзге көннәрнең берендә алар яхшы гына эләгешеп тә алдылар. Бакча бәрәңгеләрен алып кына бетергәннәр иде.

      …Габит кая киткәнен әйтми-нитми капкадан чыгып барганда, ачуы килгән Хәтирә аның юлына каршы төште, кулына күтәргән яшь баласын иренә тоттырды да:

      – Мә балаңны, теләсә нәрсәңне имез, мин сиңа бала белән килмәдем, – диде һәм капкадан чыгып ук китте.

      Хәтирә әнисе янына бармады, бераз тәпиләгәч, бакча артыннан күренми генә әйләнеп кайтты да, бүген дә сүтелмәгән агач йортның (алар башта шунда яшәгәннәр иде) тәрәзәсен ачып керде, бәрәңге салынган идән астына шыпырт кына төште, артыннан капкачын ябып куйды, өйгә барысы җыелгач ни булырын көтте.

      Озак та үтмәде, киленнең чыгымлап китү хәбәре барысына да тиз җитеште. Күршедә генә яшәүче бертуган апалары да, яшелчә бакчасына кояш җылысына чыгып кунаклаган Хамай да өйгә кереп җитте. Ул, үзенең терәксез урындыгын алып, мич буендагы идән асты капкачы өстенә