Название | Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 |
---|---|
Автор произведения | Нурислам Хасанов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4 |
Өсте-башы чыланган Хәерҗан ишектән килеп керүгә, Гөлсем шау итте. «Суга батып үләргә мөмкин бит», – дип, тиз генә иренең өс киемнәрен чишендерде, җылы киемнәрен кигертте. Салкын тия күрмәсен дип, кайнар чәй эчертте. Чәй эчкәч, Хәерҗан тәнен тагын да җылытырга теләп бераз аракы да эчеп куйды. Аннары, төренеп, караватка ятты. Узар, узар дип юраса да, аны дер-дер калтыраткан салкын, эчкә үтеп, үз эшен эшләгән булып чыкты… Хәерҗанның үпкәсе кабарды… Аны савыктырырга теләп, ниләр генә эшләп карамадылар, әмма көннән-көн хәле начарланды, сулышлары кысыла барды. Гөлсем аның яныннан әзгә дә китмәде, күзләренә багып сыкранды да сыкранды…
Ә бер кичне аның Хәерҗаны Гөлсемне үз янына дәшеп алды. «Кил әле, бәгырь, янымда бул… – диде ул. Моңсу күзләрен бик озак хатынына төбәп торды да бер-ике тапкыр авыр сулап куйды һәм, талпына төшеп: – Кил әле, бер кочаклыйм үзеңне!» – дип, аңа таба кулларын сузды. Гөлсемне аркасыннан кочып сыйпап-сыйпап алды… Бу аның үз кадерлесе белән соңгы тапкыр хушлашуы булган икән. Ул озак та тормады, зәңгәр күзләрен мәңгегә йомды. Гөлсем өчен шул зәңгәр күзләрдә чагылган зәңгәр күкләр кинәт томанланып, каралып калгандай булды…
Бүген әнә шул авыр хатирәләрне күз алдыннан кичергән Гөлсем, үзенең җан тынычлыгын сакларга тырышып, шәһәрнең биек-биек таш йортлары арасындагы ишегалдындагы эскәмиягә ял итәргә килеп утырды. Кулына тоткан урам себеркесен янәшәсенә сөяп куйды да янә уйларына бирелде. Ул, бераз кызыма булышырмын, аның балаларын да карашып торырмын дип, ире Хәерҗан вафат булгач, авылдан калага дип килгән иде. Тынгысыз җаны ничектер тик торасы килмәде, эш белән юаныч табасы итте, вакыт та тиз үтәр дип, җыештыручы булып эшкә керде. Хәзер ул, иртә таңнан торып, үзләре яшәгән йорт әйләнәсен дә, подъездны да җыештыра. Арып талгач, менә шушы эскәмиягә килеп утыра, шәһәр ыгы-зыгысын күзәтә. Аннары янәшә-тирәдә тәртипсез аунап яткан сыра, аракы шешәләрен, бихисап тәмәке төпчекләрен күреп, үз-үзенә ризасызлык та белдерә: «Кара инде бу яшьләрне, – дип аптырый, – төне буе сыра, аракы эчеп, тәмәке тартып, акырып-бакырып утырган көннәре. Вакыт кадерен белү, эшләү юк. Ниләр генә кыланмыйлар. Төннәрен тынычлап йокларга да ирек бирмиләр, шулкадәр маймылланмасалар ни булгандыр. Әле шунда ук кызлары да, егетләре белән бергәләп, дөньяларын онытып тәмәке тарта, хәмер эчә. Сөкәтсезләр инде, оятлары качкан… Кыяфәтләренә карап торырга ыстырам бит, ыстырам. Бу нинди тамаша, нинди кыргыйлыктыр инде? Алар үскәндә мондый оятсызлыклар, мәнсезлекләр юк иде. Әхлаксызлык, тәрбиясезлек, бары шул. Үзләре эшләргә дә теләми, әзергә бәзерләр. Тәмле ашап-эчеп, типтереп кенә яшиселәре килә… Нужа юклыктандыр инде, азындылар… Бу килештән кемнәрне генә үстерерләр инде? Болар тора-бара ата-аналарына нинди генә хәсрәтләр алып килмәсләр?! Кем белгән