Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6



Скачать книгу

ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте. Менә бу яктан – политик вакыйгаларга бәя бирү, кыйбла табу ягыннан караганда, Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора».

      Шундый ук рухтагы Ф. Әмирханга багышланган материал – үзгәрәк, язучының иҗатыннан бигрәк, Ф. Әмирхан шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын бәяләүне үз нәсереннән өзектән башлый – «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган» яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.

      1983 елны М. Мәһдиев Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышланган зур мәкалә эшли, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

      М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе төсендә «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана.

      «Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп апаны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ачты дисәк ялгыш булмас. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: Зәйнәп Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: Мәхмүт Галәү хатыны Зәйнәпкә, Газиз Гобәйдуллин хатыны Рабигага, ирләре хакында мәгълүматлар сорап, хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.

      М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы Садри Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Габдерәшид Ибраһимов та бар.

      Бер үк вакытта бу чор язмаларында совет дәверенә, ул чактагы карашларга бәяләр дә күренеп китә. Әйтик, «Казан утлары» журналының 800 нче саны чыгуга багышлап язылган «Тарихыбыз көзгесе» мәкаләсендә мондый юллар бар: «Без байтак җимердек. Татарның беренче әдәби журналларын – бүгенге «Казан утлары» ның башлангычы булган «Шура», «Аң» журналларын буржуаз, милләтче, панисламист, пантюркист дип, бөтенләй пычратып бетергән хәсрәт «галимнәребез» әле дә исән, исән генә түгел, алар әле һаман трибунада. Алар хәзер безгә «үзгәртеп кору» ның кирәклеге турында