Название | Кочасы иде дөньяны… |
---|---|
Автор произведения | Магсум Хузин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-02494-5 |
Чомбырак
Аның элекке Халыкара урамнан, элекке педагогия институты ягыннан (хәзерге Кави Нәҗми урамы һәм педагогия университеты) горурлыгын балкытып килүе Матбугат йорты тәрәзәсеннән аермачык күренә. Гурий Тавлин бу. Аны кем белән дә булса бутау мөмкин түгел. Ул, урамны тутырып килсә дә, башка кешеләргә дә йөрергә урын калдырган, ул берәүнең дә юлына аркылы төшми – кемнеңдер юлын чикләү аңа хас сыйфат түгеллеге аның йөрешендә-кыяфәтендә үк чагыла. Кирәкми Гурийга башкалар сукмагы-юлы, аның үз барыр юлы бар. Ә горурлыгын яшермәве – аның сөенүе чагылышы, шатлыгын һәркем белән уртаклашырга, аларны да сөендерергә теләве. Ә шатлыгы исә зур – ул роман язган! Кырыгынчы еллар азагында татар әдәбиятында күләмле әсәр язарга алынучылар бер кул бармаклары санына да җитми иде. Ә ул – педагогия институтының дүртенче, соңгы курс студенты – романын инде тәмамлаган. Матбугат йортына Гурий шушы әсәрен өлкән әдипләрдән укыту нияте белән ашыгып килә: их, романын кулына китап итеп тоту бәхетен тату көнен тизрәк якынлаштырасы иде…
Башын бераз уңга янтайтып, югартынга карый Гурий. Озын чәчләре адымнары җаена күтәрелә дә кабат җилкәләренә кагыла. Егетнең адымнары кыю. Әйе, шулай гына булырга мөмкин – Гурий инде сугышның яман юлларын узган, афәтнең күзенә туры текәлергә үзен чыныктырган. Әмма аның кыюлыгы-горурлыгы һич тә масаю түгел, борын чөеп яки баш иеп халкына игелекле хезмәт итү мөмкин булмавын күңеленә юылмаска сеңдергән ул.
Матбугат йортының өченче катында – ул чакта Язучылар берлеге шул каттагы ике бүлмәдә иде – Гурийның килүен ерактан күреп торган әдипләр роман язган егетне үз итеп, үзләренә тиң итеп каршыладылар. Әңгәмә куерды, бәхәсле фикерләр әйтелде, романчы егет каләм көчләрен ныгыткан язучылар белән үзен бериш тотты, сүз алышуда сыгылмады. Соңгы вакытта басылган хикәяләре турында сыртына сылап салынырдай кебек тәнкыйть ишетсә дә, билен бирмәде. Андый ишарәләрнең кайберсен ул:
– Бүтән кабатланмас, – дип, карусыз кабул итте – кимчелегеңне тану егетлек-батырлык лабаса! – яки: – Сез хикәянең ахырын укыганда, уңга-сулга һәм артка-алга карамыйча ашыккансыз, – дип елмайды, аның киңәеп елмаюында хыялны чынга тиңли алуы көче һәм чынны хыялга корып тасвирлый белүе кодрәте ялтырап чагылды – сер пәрдәсен ябарга хәйлә дә кирәк ич!
Сер пәрдәсен төшерү-тарту исә Гурийга тормышның кирле-мырлы агышына, кешеләрнең уйлану сәләтен җуя баруларына игътибарны җәлеп итү өчен кирәк. Фикерләү куәсең булса, син пәрдәне үзең ач – яшәешебез галәмәтләрен-әкәмәтләрен күреп, артыңа аума ләкин. Иҗатының башлангыч чорында Гурийның хикәяләвендә карашын-теләген пәрдә артына яшерүе һич тә хәйлә коруы түгел. Хәер, хәйләне оста оештыру начардан саналмый лабаса, хәйлә-хыял – иҗатта образлы сурәтләүнең, колачлы тасвирлауның беренчел таләбе ич. Әдәбият кануннарын яшьли белә иде Гурий.
Яшь язучының сурәтләүдә-тасвирлауда астыртын әйтелгән фикерләре, әйе, явызлыкка-яманлыкка