Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин

Читать онлайн.
Название Кочасы иде дөньяны…
Автор произведения Магсум Хузин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02494-5



Скачать книгу

тирән эз калдырып телгәлиләр. Алардан сине карурман да ышыклый алмый, монда җилләргә куышып уйнарга җай. Алар чытырманлыкларны аралап узалар, аларны туктатырга ешлыклар да көчсез. Хәсәннең өстендә җылысы күптән беткән бишмәт. Кышкы гарасатта чабулары белән тезләренә суккан бишмәте җылы иде аның. Бүрегенең колакчыннары төшереп бәйләгән. Каймалы түгәрәк бүрегенең җылысы колакларына да җитә иде. Өшкәләк түгел Хәсән – җилләрдән йөзен яшерми. Битне җыерчыклар белән тутырырлар тутыруын аяусыз җилләр, әмма алар шагыйрь күңеленә беркайчан да пычрак ташлый алмаслар. Күңел саф, начарлыкка бикле ул. Шагыйрьнең күңелен пычрата алмавына тагын да котырып, зәһәр җилләр аның өстенә газап-михнәт таулары өя. Иректә булса, бу тауларны күтәрүдән ачынмас иде Хәсән, иректән мәхрүм шул ул. Шушы мәхрүмлектән дә авыр нәрсә юк дөньяда. Шушы йөк җилкәсенә рәхимсез басканда, шагыйрь күңеленә шигырь юлы килгәндер:

      Бирде дөнья кирәкне…

      Хәсән Туфан, төрмә-сөргеннәр узып, туган якка кайткач, татар әдәбиятының мәһабәтлеге үсте. Мондый олыгаюга шагыйрьнең берничә шигыре басылу ирештерде дип раслау дөрес булмас иде. Туфан кайткач, аның элек басылган әсәрләрен ябырылып укый башлады халык. Аның кулга алынганчы чыккан, ләкин катгый тыелган китаплары кемнәрнеңдер яшерен хәзинәсеннән табылды, өлкәнрәк яшьтәге әдипләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Туфан мирасы югалмаган, шигърияте онытылмаган ич! Сөенечкә!

      Шагыйрьнең илгә әйләнеп кайтуына чаклы минем аның китапларын укыганым булмады. Юкмыш бабай турында белә идем, ләкин аны нинди басмадан укуымны хәтерләмим, күрәсең, кемнәндер ишеткәнмен. Хәсән Туфанның шигырьләрен миңа (монысы соңрак) Зыя Мансур яттан сөйли иде. Зыя Мансур хәзинәсендә барын да, күңел байлыгын да һичкайчан кызганмады. Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләве, бәлки, күңеле байлыгын уртаклашудан килгәндер, ә бәлки, Туфанны белмәвең – гөнаһ дип уйлагандыр. Ләкин шагыйрь үзе исән-имин әйләнеп кайтканчы, ул аның шигырьләрен чышын-пышын гына сөйли иде. Нахакка гаепләнгән язучыларның әсәрләре халыкка кайтарылачагын аңа Сибгат абый Хәким әйткән булган:

      – Сибгат абый, киштәләребезне күп китаплар бизәр, диде.

      Бу сүзләрне Зыя Мансурның, сөенеп, берничә тапкыр кабатлавын хәтерлим.

      Беркөнне Зыя Мансур:

      – Безгә кил әле, – диде. Вакытын әйтте. – Кеше күп булмый. – Алар мәҗлес җыймыйча тора алмыйлар, һәм башын аз гына читкә борып елмайды. Кешеләр аның сөенеченә игътибар итсеннәр өчен, шундый хәрәкәт ясагандыр кебек ул. – Хәсән абыйны чакырдык. Киләм, диде. Уйланып кил, – дип сүзен бетерде дә вак адымнары белән теркелдәп китеп барды, мәҗлес хәстәрен күрергә ашыгуыдыр.

      Табын янына утырыштык кына, Хәсән абыйның гөрелдәвек тавышы аңа соклануны көчәйтте. Хәсән абый бер сүзне бик тә үзенчә әйтә икән, бу әйтелешне төгәл аңлатып язарга хәзерге әлифбабызның көче җитми.

      – Sigor укымыйбызмыни?!

      Укылды, шигырьләр күп укылды, чын мәгънәсендә шигырь мәҗлесе булды бу кичтә, моңа хуҗалар да сөенде, табынның тулы калуына үпкәләмәделәр алар.

      Хәсән