Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар

Читать онлайн.
Название Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Автор произведения Ренат Гаффар
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03697-9



Скачать книгу

куйдым моны. Тунарга асып куелган түшкә сыман чайкалып-чайкалып торды да «дыңк» итеп җиргә егылып төште малай.

      Мондый биеклектән мәтәлеп төшүгә, берәү булса, ут чыккандагыдай, бөтен очны аякка бастырып, чыр-чыр елар иде. Тик Гадел андыйлардан түгел. Әтисе, күрше-күлән аны «яшен ташы» дип юкка атамаган икән. Малай ир-ат ролен бөтен рәвешенә китереп уйный белә. Ә ир-атның күз яшьләренә төн белән ир үзе генә шаһит, диләр бит. Гаделнең күзләрендә куркуның әсәре дә юк, киресенчә, гаҗәпсенү тулы күзләр бер миңа, бер турникка карый. «Ничек инде, син шул тимердә җиңел генә зырылдыйсың, ә мин булдыра алмыйм?..» ди иде күзләр. Аягына басып, чалбарына ияргән тупыл мамыкларын каккалап алгач, якындагы канәфер куакларына качып, мыштым гына елар бу дип шикләнә калган идем дә, Яшен ташы, берни булмагандай яныма килеп, җиңнән тартты:

      – Меңгез!

      Бераз икеләнеп-нитеп торсам да, горурлыгына кагыласым килмәде моның.

      Ул бу юлы тимергә чатырдатып ябышты. Тешләрен кысып, авызын кыегайта-кыегайта күтәрелә башлады. Муенындагы бәләкәй кан тамырлары бүртеп чыкты, кечкенә генә мускуллары менә өзеләм, менә өзеләм дигәндәй уйнаклап алды да таштай катып калды. Шул мускулларга чиртеп алсаң, «зең» иткән тавыш чыгар күк. Ул өч мәртәбә күтәрелде дә:

      – Төшер! – дип әмер бирде. Җиргә бастыргач, ниндидер эш кылгандай, көр тавыш белән сорап куйды:

      – Ниндидер корал кирәк дип әйткән идең бугай?

      Мин, тәмам каушап:

      – Үзең дә беләсең ич инде. Сора шунда… Өтерге-мазар, ышкы-фәлән, – дидем.

      Яшен ташы китеп барды. Мин озаклап аның артыннан карап калдым. Бераз баргач, чалбар балагын күтәреп, тез башын карап алды бу. Тәнендә тагын бер җөй арткан инде моның! Хәер, батыр ярасыз йөрмәс.

      …Бер елдан Гадел кала малае булды. Алар бөтен гаиләләре белән шәһәргә күчеп китте. Авылда әбисе белән олы абыйсы гына калды. Мин шуннан соң малайны бүтән очратканым юк. Ә ул икенче җәйдә авылга кайтып кунак булып киткән. Миңа моны соңыннан сөйләделәр. Менә болай дип…

* * *

      Гаделнең әбисе яши торган йорт авылның иң кырыенда. Калага кунакка баргач, әбисе Гаделне кунакка алып кайтты. Бик сагынганга, яратканга күрә.

      Яшен ташының кунакка кайтуын белми дә калдылар. Малайлар ишетте ишетүен.

      Көтүләр кугач, тузан басылгач, үләннәрдәге чыклар кибә башлагач, әбисе Гаделне инеш буена алып төште. Балык тотмакчы иде малай. Аръяктагы тугайга, әкрен искән җилдән шадраланып торган торбага карап тордылар. Аннары әбисе өйгә кайтып китте. Кала малае яр буенда үзе генә калды.

      Авыл уянган. Кызлар, апалар янәшәдәге чишмәдән су китерә. Озак та үтмәде, яр башына Гаделнең берничә яшьтәше дә килеп басты. Дәшмичә генә бер-берсенә карашып тордылар. Менә бераздан тегеләрнең көрәшәсе килер, Гаделне түш белән генә эткәли башларлар. Бер елда көче артканмы-юкмы икәнен беләсе килеп кенә инде. Кызык ич. Ә ул калкавычка карап торуын белә. Кала малае булдым дигәч тә…

      – Зурайган бу… Әллә кем булган! Безне кешегә дә чутламый хәзер. Масая! – диде малайлар. Язын шәһәрдә әллә нинди хәлгә тарыганын ишеткәннәре бар иде барын. Ышандылар. Әнә бит, чуртым да булмаган, балык каптыра! Шайтан таягына