Название | Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Фирдаус Хузин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2015 |
isbn | 978-5-298-02920-9 |
Комендантның сөйләгәннәре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Башта сораулар бөтерелә. Немецлар ни сәбәпле үзләренә артык йөк итеп совет әсирләрен Германия җирләренә чыгарырга уйлаганнар? Шушында юк итү алар өчен җайлырак түгелме? Моның әллә берәр сере бармы? Болай булса, яшәүгә өмет бетмәгән ич. Юлда әллә нинди хәлләр килеп туарга мөмкин, бәлки, качып котылып булыр.
Комендант, нотыгын төгәлләгәч, сакчыларга алып чыгарга кушып кул изәде. Шуны гына көткән автоматчылар безне урамга куалады. Җир өстенә биниһая зур савытка салынган аксыл кесәл кебек куе томан сарылган. Күп тә үтмәде, томан, кар катыш вак яңгырга әйләнеп, юка гимнастёркаларыбыз аша арык тәннәребезгә үтеп керде, чәчләр учма-учма укмашты. Туңудан тешләр тешкә тими. Немецларга нәрсә, алар өсләренә плащ-палаткалар бөркәнгән. Дүрт солдат һәм дүрт офицер, ике яклап тезелеп, эт һаулаган тавышлар чыгарып, безне диңгез ягына ашыктыра.
Кичүдә халык күп җыелган. Әйләнә-тирә кычкырыш-талаш, елау тавышларына күмелгән. Күпләр бу тирәне, совет гаскәрләре басып алганчы, тизрәк ташлап китәргә ашыга, күрәмсең. Тик качып кая бара инде болар, бер җәһәннәмнән котылып, икенчесенә эләгәләр түгелме? Бу уйлар аңда озак тоткарланмыйча, тиз, сызылып кына уза. Чөнки үз хәлебез хәл. Салкын тәмам бәгырьгә үтте. Паром һаман күренми. Ул берничә сәгатьтән соң гына килде. Ачык паромда да бернинди ышыкланыр урын юк. Карлы яңгыр юешлегенә диңгез салкынлыгы өстәлде, без – унтугыз әсир – катып үлмәскә тырышып, күшеккән сарык бәрәннәре шикелле, бер почмакка бөялдек. Өлкән лейтенант Бобров, телгә килеп:
– Мөгаен, бу этләр безне атмыйча, шулай туңдырып үтерү ысулын сайлагандыр, – дип куйды.
Аның һәм кайбер тоткыннарның пешеп эренләгән яраларын бәйләгән чүпрәкләре җебеп, урыннарыннан күчкән, ачылган яралар, кызгылт-шәмәхә төскә кереп, коточарлык булганнар.
Атаудан каршы якка чыккач, паром яр буенда туктады. Бу әле порт түгел иде. Бөтен халык чыгып беткәч, безгә чират җитте. Аяклар туң агач кебек каткан, юньләп атламыйлар. Аларны чак сөйрәп, яр буенча өстерәлә торгач, ничек кирәк алай пристань-портка килеп җиттек. Монда да безне көтеп тормыйлар, тиешле пароход бирелмәгән иде. Ярый шулчак кояш чыкты. Сакчылар порттагы зур бер бина янында тезелешеп утырырга рөхсәт иттеләр. Рәхимле кояш нурлары! Ярый әле сез бар. Акрынлап тәннең дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде, кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Өстәге гимнастёркаларны, чүпрәк-чапракны кояшта киптерергә җай чыкты, кичкә таба һава янә суытты. Тик монысына гына түзәргә була инде, өстән явып тормый иде.
Пароход кичке уннар тирәсендә генә бирелде. Трап буенча зур диңгез пароходына күтәрелгәннән соң, әсирләр төркемен судноның борын өлешенә, юан тимер чылбырлар урап куелган урынга кысрыкладылар. Берничә тәүлеккә сузыласы «сәяхәт» не без шушында үтәргә тиеш булып чыктык. Тик