Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин

Читать онлайн.
Название Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Автор произведения Азат Ахмадуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03563-7



Скачать книгу

чире белән авырган, ясалма ситуацияләргә, сай характерларга һәм сыек фикерләргә ия булган пьесалар шактый очрый иде. Бүген исә драма жанры да театрлар репертуарында лаеклы урын ала башлады. Әлбәттә, комедия төре һич тә икенче сорт әйбер түгел. Кимчелекләрне фаш итүдә, көлкедә аның белән бер жанр да тиңләшә алмый. Шулай да сәнгатьнең һәм әдәбиятның төп максатларыннан берсе – уңайны раслау. Ә моның өчен сәхнә әдәбиятында мөмкинлекләр, барыннан да бигрәк, драма төрендә күбрәк. Драма сәнгатьчәлек җәһәтеннән тирән эшләнгән тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, кешенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен, фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның үсеш хәрәкәтен тиешенчә сурәтләргә киң мөмкинлек бирә. Татар драмасы шул яктан сәхнә әдәбиятының башка жанрлары белән генә түгел, гомумән, бөтен татар әдәбияты белән бер адымнан атлап барырга тырыша. Ул мөһим һәм актуаль сәнгать проблемаларын хәл итәргә алынды. Һәм бу аның көченнән килер кебек күренә. Чөнки заман темасын хәл итүдә артка калу, көч һәм тәҗрибә туплау чоры үтеп бара. Драманың мөһим үзенчәлекләреннән берсе шунда: ул дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларын аңлау-төшенү һәм гәүдәләндерү юнәлешендә үсә. Аның бу үсешендә ачык төс алган тенденциядә яңа җәмгыять төзүнең, яңа кеше тәрбияләүнең сәнгатьчә хәл итәргә максатчан омтылыш чагыла.

      Әгәр дә автор үз әсәрен «драма» дип атый икән, димәк, бер яки берничә шәхеснең драматик хәлен күрергә, бу хәлгә китергән эчке һәм тышкы сәбәпләр ачып бирелгәнен өмет итәргә кирәк. Ә шәхес драмасы, ягъни драматизм, төрле сәбәпләр аркасында һәм үзе дә күптөрле булырга мөмкин. Аны әсәрдә чагылдыруның үзенең берничә алымын аерып карарга була. Бездә, мәсәлән, бу алымнарның берсе, бик тә күп кабатланып, эчне пошыра башлаган иде. Аның якынча схемасы шулайрак. Сурәтләнә торган вакыйгалар дәвамында әйбәт тәэсир калдырган, моңарчы «уңай кеше» дип, яхшы иптәш, акыллы һәм тугрылыклы дус дип ышанып йөргән персонажның бердәнбер көнне чын эчке дөньясы, асыл мәгънәсе ачыла башлый. Баксаң, ул начар кеше икән. Ниндидер сәбәп аркасында, көтелмәгән ситуациядә бу персонажның эчке дөньясы белән тышкы кабыгы-кыяфәте арасында зур аерма, хәтта каршылык барлыгы беленә. Шушы ачыш башка бер (яки берничә) персонажда кичерешләр тудыра, бу геройлар характерында үсеш китереп чыгара. Шуның белән әсәрдә эчке динамика, хәрәкәт барлыкка килә. Бу – күп кабатланган һәм әле дә кабатлана килүче, инде күнегелгән, шактый «чарланган» (алымнары эшләнгән мәгънәсендә) һәм шомарган алым. Бигрәк тә якын кешесенең, мәсәлән, ире яки хатынының, әтисе яки әнисенең, сөйгән кешесенең һ. б.ның үткәндә эшләгән берәр хатасын ачу, әшәкелеген белү, начар гадәтләрен күрә башлау аның әйләнә-тирәдәгеләре өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә зарарлы икәнен аңлау геройда тирән кичерешләр уята, аның өчен фаҗига төсен ала. Бу алымга нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләргә мисал итеп Шәриф Хөсәеневнең «Әни килде», Әнгам Атнабаевның «Ана хөкеме», Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» исемле драмаларын