Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Читать онлайн.
Название Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет
Автор произведения Гаяз Исхаки
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03851-5



Скачать книгу

фикер жандармнары, уй шпионнары читкә ыргытылды», – ди (Аң. – 1917. – 20 апрель).

      Ниһаять, Г. Исхакыйны 1907 елның 24 октябрендә Казаннан этап белән Архангель губернаторы карамагына полициянең рәсми күзәтүе астында яшәргә өч елга сөрәләр. Сөрген вакыты 1907 елның 30 сентябреннән санала. Архангельдән аны Пинега шәһәрчегенә озаталар.

      Г. Исхакыйның 1905–1907 еллар арасында сәясәт, журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара бәйләнештә, бер-берсен үзара тулыландырып бара. Әдәбиятка килгәндә, Н. Гогольнең элегрәк тәрҗемә иткән «Борынгы алпавытлар» повестен бастыра («Әлгасрелҗәдит. – 1906. – № 1–2), «Алдым-бирдем» (1907) драмасын бастырып чыгара. Моннан байтак элек языла башлаган «Теләнче кызы» романының беренче кисәге басылып чыгу (1907) Г. Исхакыйны мәшһүр мөхәррир итеп таныта.

      Татар прозасын яңа баскычка күтәргән «Теләнче кызы» романы үзенең колачы, масштабы, кеше күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керүе, тормышны аяусыз тасвирлавы белән Л. Толстойның «Яңадан туу» романын хәтерләтә.

      Теләсә нинди шартларда эшләргә күнеккән Г. Исхакый сөргендә дә иҗат эшен дәвам итә. Бу чорда яшьләрнең революциядә катнашуын тасвирлаган «Тартышу» драмасын язып тәмамлый.

      Г. Исхакый 1908 елда Пинегада яшәгәндә, Эчке эшләр министрлыгына үзенең сөргенлек вакытын чит илдә үткәрү өчен рөхсәт сорап гариза бирсә дә, җавап килгәнен көтмичә, аннан качкан. 1908 елның 26 августында Полиция департаментының Исхаковка чит илләргә чыгарга рөхсәт бирүе турында Казан губернаторы Казан жандармнар идарәсенә хәбәр җибәрә. Анда: «Ул кеше 1910 елның 30 сентябренә чаклы империя җиренә әйләнеп кайткан очракта, махсус киңәшмәнең аңа кагылышлы карары гамәлгә ашырылачак», – диелә (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 110 к.).

      Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә болай яза: «Сөргендә озак кала алмадым, качмак планнарын кордым. Ниһаять, 1908 елның август соңнарында… Архангель шәһәренә кадәр дүрт көн, дүрт кич кача-поса хәрәкәт итеп, Архангельгә килдем һәм аннан Петербургка киттем һәм анда ялган паспорт белән яшәдем… 1909 елның май аенда ялган паспорт белән Төркиягә килдем». Шул елның көзендә Г. Исхакый тагын Петербургка кайта. Шул кайтуында ул 1910 елның җәй айларында Финляндиядә дүрт ай яшәп ала. «…Төркиягә киттем. Бу китешем махсус план белән иде. Бу елның 30 сентябрендә минем сөрген вакытым тәмамлана. Мин, сөргеннән качканнан бирле Төркиядә яшәдем дип, бер ялган кәгазь ясатып һәм шуны хөкүмәткә тапшырып, сөрген чорым өчен хисап бирергә теләдем. Истанбулда яшәвемне раслаган бернәрсә алдым… һәм аны рус консуллыгында раслаттым. Русия Эчке эшләр идарәсенә җибәрдем, җавап көттем. Илемә кайткач эшләячәк эшләрем хакында ачык бер планым да булса да, бу кабул итү җавабы мине фаш итү була күрмәсен дип курыктым… Истанбулда тору мәҗбүриятендә калдым». Ләкин 1909 елның 21 мартында Полиция департаментының качкын Исхаковны эзләү турында күрсәтмәсе чыккан була инде. Казан жандармнар башлыгы Калинин Петербургта үзенең агентурасын җәелдереп җибәрә. Әдипнең Петербургка беренче кайтуында шымчылар аның эзенә тиз генә төшә