Название | Казан-йорт / Казань-юрт |
---|---|
Автор произведения | Марат Амирханов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02386-3 |
Каргай башы ку7 булыр,
Карыдан куәт кайткан соң,
Каты ягы8 тартмак сур булыр,
Карача күздән нур тайган соң,
Карап күрү моң булыр.
Шундый бирелеп, мөкиббән китеп җырлый иде Үрбәт, ул хәтта ире яшеренгән урыныннан чыккач та абайламый торды. Күргәч дерт итеп китте.
– Бик мәгънәле җыр җырлыйсың, бикәм, – диде Мөхәммәдәмин, – ниндидер хәер-фатихага охшаган димме?
– Хәер-фатихасы да бар инде, хан. Сәфәрләрең уң булсын, дим. Мул итеп мал-мөлкәт, ганимәт төяп кайтыгыз, дим. Күп әсирләр насыйп итсен Ходаем, дан-дәрәҗә, исәнлек-саулык бирсен. Җырым белән шуларны телим инде мин, Мөхәммәдәмин.
– Амин!
– Әле менә «Идегәй» дастанын кабат күңелемнән үткәреп утырдым, – дип, рухланып сөйләп китте Үрбәт. Күрәсең, бу әңгәмәгә алдан ук җентекләп әзерләнгән иде. Ханның рухи тотрыклылыгын саклау, тоткан мәсләгеннән читкә тайпылырга ирек бирмәү өчен, ханәкә әллә нинди адымнарга барырга әзер иде. – Дастанда татарларның да, нугайларның да, кыпчакларның да фаҗигасе тасвир ителә. Бөтен җиһанны дер селкетеп торган мәшһүр Алтын Урда яшәүдән туктый. Кемнәр аңа кул сала соң? Шушы олуг дәүләтне бар иткән бөек Бату ханның үз нәселе. Үз тәненә үзе кадалган чаян сыман, чынгызлылар да үз-үзләрен чагалар.
Кырым, Казан, Аҗдархан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.
Менә шундый ачы юллар белән тәмамлана дастан. Әгәр инде Казан үзенә баш дәүләт булган икән, аның даны да Алтын Урда данына тәңгәлләшсен иде. Башка чыккан баш бала төп йортның гадәтләрен куган ише.
– Ханәкә, син боларны ничек шулай җентекле сыйфатта беләсең соң? – дип гаҗәпкә калды Мөхәммәдәмин. Чөнки ул, үзе урыс арасында җитлегүе сәбәпле, татар тарихының нечкәлекләрен белми, хәтта ки хәбәрдар да түгел иде. Үрбәт тартып кертте аны әлеге мавыктыргыч җиһанга. Үзенең нәсел-нәсәбен, ыруын, халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, җыр-биюләрен белмәгән ханның чын дәүләт җитәкчесе булуы мөмкин түгел икән. Мөхәммәдәминнең күңеленә, ниһаять, шушы хакыйкать барып иреште.
– Сине Ходай мине бәхетле итү өчен саклаган, – диде Мөхәммәдәмин.
– Рәхмәт инде, җанашым. Онытып торам, минем сиңа бер бүләгем дә бар бит әле.
– Бүләкне ир-егет бирә аны, аппагым, – дип көлемсерәде Мөхәммәдәмин, – никах кануннарын бозарга ярамас.
– Бу гади бүләк түгел, бу бөтенләй – үзгә бүләк, аны бүләк дип тә әйтеп булмыйдыр, мөгаен…
– Бикәм, газаплама, зинһар, күрсәт тизрәк ул бүләк түгел бүләгеңне.
Үрбәт эчке бер дулкынлану белән түрдәге сандыкның ефәк япмасын ачты. Сандык эченнән остабикә яулыгының яртысы чамасындагы кара нәрсәне кулына алып:
– Карагай башы ку булыр, хан билгесе ту9 булыр, – диде дә Мөхәммәдәмингә сузды.
– Кыл байрак?!
Мөхәммәдәмин янә бер гаҗәптә иде. Ирен
7
Ку – коры.
8
Ягы – җәя.
9
Ту – әләм.