Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы

Читать онлайн.
Название Яралы кош авазы / Крик раненой птицы
Автор произведения Саида Зыялы
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03123-3



Скачать книгу

йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып, шым гына тәрәзә янына килде.

      – Кем бар? – диде ул әкрен генә.

      – Ач, Сабит… Бу – мин… Без… Гата, – диде тыш- тагы тавыш.

      Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, җаны олы хәвеф сизгәндәй калтыранып алды. «Авыл Советы рәисе бу вакытта нишләп йөрер?..» дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Йокы бүлмәсенә кереп, Сабит лампага ут кабызып алып чыкты. Гата белән тагын таныш түгел ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез дигәндәй, Сабит чакырылмаган кунакларга карады.

      Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын тавышлы ир:

      – Өйдә кемнәр бар? – дип сорады.

      – Бездә кем булсын? Үзебез, – диде Сабит, аптырап. – Хатыным да, ике кечкенә кызым.

      – Ә малайлар?! – диде калын тавышлы.

      Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. «Вакыйфым белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?» – дип коты очты.

      – Алар шахтада. Менә кем… Гатаулла белә инде, – диде Сабит, эчке кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып.

      Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде. Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды. Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын буйлының калын тавышы яңгырады:

      – Җыеныгыз!

      Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. «Кайда җыенырга? Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим…» дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган Гата сүзгә кушылды:

      – Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят.

      Бу хәбәрдән телсез, өнсез калган Сабит мич кырыендагы эскәмиягә лыпылдап утырды. Тыны кысылды. Тез буыннары калтырады. Җилкәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул, ике учын ике тезенә куеп, күзләрен йомды да үз алдына пышылдады: «И-и Ходаем…»

      Ул арада озын буйлының тавышы тагын җанны кисеп үтте:

      – Тизрәк селкен!

      Сабит баш очындагы колгада эленеп торган күлмәгенә үрелде. Күлмәкне, итәгеннән тотып, тезләре өстенә куйды да җиңенә аягын тыга башлады. Җиңгә аягын кертә алмыйча интекте. Районнан килүчеләр аның бу гамәлен көлемсерәп карап торды. Адәм баласының соңгы чиккә җитеп каушап калуыннан алар канәгатьләнү хисе кичерә сыман иде. Ниһаять, бераздан Гата сүз кушты:

      – Чалбар урынына күлмәк кимә инде син!

      Түр яктагы ирләрнең сөйләшүен бүлмә артында басып тыңлап торган Рәшидә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде. Эченә сыймаган җан ачысыннан кычкырып җибәрмәс өчен, ике учы белән авызын томалады. «И Аллам. И Аллам! – дип илерде ул эченнән генә. – Нинди гөнаһларыбыз бар соң безнең? И бер Аллам. Нишләп бу хәтле авыр сынаулар бирәсең? Төрмәгә ябарлар микәнни инде? Ни өчен? Нинди гаебебез бар соң безнең?..» Ул шулай ни чарадан бичара берничә минут мышкылдап утырды да