Название | Яралы кош авазы / Крик раненой птицы |
---|---|
Автор произведения | Саида Зыялы |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-5-298-03123-3 |
Ылыслыдагы янгын, андагы фаҗига хәбәре Елгабашка төш вакытында гына килеп җитте. Нина Алексеевнаның янып үлүе авылдагы вак-төяк борчу-кайгыларны оныттырды. Милиция хезмәткәрләре янгын чыгу сәбәпләрен төрлечә юрап карады, тик тәгаенләп әйтә алмады. «Учагыннан берәр күмер идәнгә төшкән булгандыр. Шул әкрен-әкрен көйрәп утыргандыр. Бичаракаем, йоклаган инде ул, йоклаган…» – дип фараз кылды авыл халкы.
Санаулы көннәр тиз уза. Кунакларның да китәр чагы җитте. Аниягә авыл тормышы нык тәэсир итте. Үзенең көндәлеген укыган саен, сораулары арта гына барды. Чишмәләрдән баш алган кечкенә инеш ярына сыенып утырган Елгабаш авылының үткәнен, әле дә анда яшәүчеләрнең тормышын кабат-кабат күз алдына китерергә тырышты. Елгабаш өстендә дә сәяси җилләр уйнаган. Ул җилләр берәүләрне иркәләсә, икенчеләрне һәлакәт чоңгылына очырган. Сәяси юл белән килеп чыккан һәр афәт адәм баласы кулы белән эшләнгән. Әнә бар вакыйгаларның шаһиты булган нәни инеш тыйнак кына һаман ага. Аның вак дулкыннары өстендә көндез кояш, төннәрен ай шәүләсе чайкала. Ташудан соң яки көчле яңгырлар явып узгач, болганчык суда әлеге якты шәүләләр күренми. Болганчык су бар нәрсәне яшерә. Су төбендә ниләр барлыгын инеш болганмаган чакта да күреп булмый… Ә кеше күңеле тагын да тирәнрәк. Аның төпкелләренә төшеп җитәрмен димә. Адәм баласын нинди уйлар йөртә?
Илдә давыл кузгалып, дөнья болганган чакта, Гата Сәгъдәтшин да, Шакир да шул болганышның аерылмас бер кисәгенә әверелгән. Балачактан кимсенеп, интегеп яшәүләре үч булып укмашкан. Революция өермәсе аларны бөтереп кенә үз эченә алган…
Авылдан куылырга тиешле гаиләләрнең исемлеген Гата төзегән. Исламгали агайның Касыймы, төнлә үзен алып китәргә килгәч, аның күзенә туры карап әйткән: «Кешене туган туфрагыннан куып, бар мөлкәтен талап баермын дип уйлыйсыңмы! Юк! Кеше күз яше, кеше рәнҗеше, барыбер бугазыңа тыгылыр! Үзеңнекенә тыгылмаса, балаларыңныкына тыгылыр, Агулы теш!» – дигән.
Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй, елмайгандай итеп кенә: «Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле», – дигән.
Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар «Елан эзе» дигән беренче әсәрендә урын алган иде.
Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әби-бабаларының, кардәш-ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды. Урта Азия якларына юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы – Урал ягы шәһәрендәге бер зур заводның генераль директоры.
Нәрсә