Название | Яралы кош авазы / Крик раненой птицы |
---|---|
Автор произведения | Саида Зыялы |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-5-298-03123-3 |
Агулы теш
Колхозлашу елларында репрессияләнгән якын туганнарыма багышлыйм
Авылдан куылуларына егерме өч ел узгач, 1956 елның җәендә Рәшидә туган якларын күреп киләсе итте. «Тагын күпме гомер бардыр?.. Исән чакта әти-әнинең, әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылып кайтырга кирәк», – дип фикер йөртте Рәшидә.
Гомере буе сагынып яшәде ул. Туган туфрагыма бер аяк басармын микән, калган кардәшләрем белән бер күрешермен микән дип, саргаеп яшәде. Балаларының кендек каны тамган, Сабиты белән бәхетле көннәре узган нигезне бер күрер өчен, җанын фида кылыр чаклары булды. Өйләнешкән вакытларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты – унсигездә… Гөрнадирдай ике улы – Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка – егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде… Йөрәк парәләренең сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар… Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да… Сабитның бер гаебе булмаган… Соң, аның гаепсезлеген шулчакта ук тикшерергә булмады микәнни?! Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә, шулай уйлап, үз-үзе белән сөйләшә.
Авылда Рәшидәнең бертуган энесе Гали яшәде. Ул репрессиягә эләкмәде. Гали – шәһәрдә укып кайткан кеше. Кайсы яктан нинди җилләр исүен тоюга, тормыш җилкәнен шул якка көйләде. Авылларны коллективлаштыру турындагы сүзләр калкына башлауга, мал-туарын әкренләп бетерде. Өч сарык, бер кәҗә, ике оя каз гына асраган Галигә тел-теш тидерүче булмады. Ул – авылның бердәнбер мөгаллиме дә бит әле. Яңача хәреф танып укый-яза белүче дә бармак белән генә санарлык. Казан тиклем Казанда чыккан газеталарны укып баручы Гали дә сүзен үлчәп сөйләште. Мәзәкләр сөйләргә яратучы Сабитка да киңәшләрен биргәләгән иде дә… Гата белән Шакир пычрак ыргытырга җай тапканнар шул. Пычрагы юылса да, эзе кала икән… Хәзер инде Гали дә юк, Сабит та. Мәрхүмнәр. Аллага шөкер, Наиләсе белән Аниясе бар. Наилә узган ел гына кияүгә чыкты. Алар менә дүртәүләп ата-баба туфрагына, туган авыллары Елгабашка кунакка кайттылар. Куылган чакта кызлар нарасый яшендә иде әле. Авылны бөтенләй хәтерләмиләр. Аларның хәтерендә – Пермь урманы, барак тормышы, хокуксыз балачак…
Рәшидә… Рәшидә Елгабашта туып үсте. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты. Куылса да, сөрелсә дә, аның башка туган җире юк… Галинең хатыны Маһупкамал кунакларны якты йөз, җылы сүз белән каршы алды.
– И-и апакаем, күрешер көннәребез дә булган икән… Ничекләр кайтып җиттегез? – дия-дия, дымлы керфекләрен яулык чите белән сөртте.
Иртәгесен Рәшидә үз көе белән зиратка барырга ниятләде. Аниясе:
– Әни, мин дә сиңа иярәм, – дип сүз кушса да, Рәшидә риза булмады.
– Кызым, сез әнә җизнәң, апаң белән әрәмәлеккә чыгыгыз. Бик матур ул. Җиләк җыярсыз, кызынырсыз. Зиратта мин озак юанырмын. Коръән чыгармын дип торам. Икенче юлы бергәләп барырбыз.
Балачактан шигырь, хикәя язып җенләнгән Ания табигатьне үлеп ярата. Әйтерсең лә агачтагы һәр яфрак аның белән серләшә, урмандагы бар тереклек аны аңлый…
Авылга якын гына калкулыктагы әрәмәлеккә күтәрелүгә, Тәлгать белән Наилә колачларын җәйгән имән күләгәсенә сузылып яттылар. Букчаларыннан икесе ике китап алып, мондагы чынбарлыкны оныттылар… Ания дә китап укырга бик ярата. Тик аның күңеле урында түгел. Уенда – язылачак әсәре. Моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны күзалларга тырыша ул. Аның геройлары менә бүген Ания басып торган юлларда йөргән. Ул чактагы кешеләрнең уенда ни булган? Әнә күләгәсендә Наилә белән Тәлгать ятучы юан имәнгә дә җитмеш кенә яшь бар бит инде. Димәк, ябалдашларын канатлардай җәйгән имән – шул чорларның шаһиты! Әй, әкияттәгедәй, телгә килсен дә сөйләсен иде ул белгәннәрен!
Наилә бераздан кызынырга уйлады. Күлмәген салып баш астына кыстырды да җилкәсен кояшка каратып сузылып ятты. Тәлгать тә кәләшеннән калышмады. Өс киемнәрен салып, кояш нурлары кочагына тәгәрәде.
Ания, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, уйларына уралып утырды да әрәмәлекнең тар сукмагы буйлап эчкә кереп китте.
«Урман нигә болай серле була икән? – дип уйлады Ания. – Һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде».
Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән.
Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында – миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астын- да – бихисап җиләклек. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары ап-ак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар, кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды. Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә – биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр.
– Балалар, – диде әниләре, авыртудан билен уа-уа. – Карап керегез әле.