Название | Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь |
---|---|
Автор произведения | Фарзана Акбулатова |
Жанр | |
Серия | Каләмнәр туганлыгы |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03933-8 |
Гөлҗимештә бал тәме
Артист Расих Латыйпов берничә капиталистик илдә булып кайтты. Чит илгә сәфәр кылу ул – инде иң зур бәхет, чөнки бик каты сайлап алалар. Энә күзеннән үткәрәләр, дисәң дә һич артык булмас. Биографияң керсез булырга тиеш. Расих ярлы гаиләсеннән. Әтисе Сәгыйтьне милләтчеләргә теләктәшлек күрсәтүдә гаепләп кулга алганнан соң, балалар йортында тәрбияләнде. Барыбер язмышы бәхетле, әтисен үлгәннән соң булса да акладылар бит. Расих Латыйпов чын Совет кешесе булып иленә тугры хезмәт итте. Үзенең ГФРга барган делегация составына кертелгәнен ишеткәч, чамасыз куанды. Әйе-әйе, ул – шәп биюче. Әкренләп булса да үсә, хөрмәтен-данын татый килә. ГФРның берничә шәһәрендә чыгыш ясадылар. Капиталист, буржуй булсалар да, совет сәнгате белән кызыксыналар, бәһалиләр. Менә шулай чыгыш артыннан чыгыш ясый торгач, сәфәрнең ахыры да якынлашты. Майнц шәһәрендә концерттан соң делегация хөрмәтенә ресторанда зур гына табын уздырылды. Мондагы пөхтәлек, чисталык, культуралы мөнәсәбәт, тәмле ризык – бөтенесе дә онытылмаслык тәэсир калдырды. Алдындагы ят ризыкны бертөрле ләззәтләнеп ашап утырганда, Латыйпов янына бик матур, нәзакәтле ханым килеп утырды.
– Энем, син Сәгыйтьнең улы Расих буласыңмы?
Латыйпов, аптыраулы карашын хатыннан алмаган килеш, сүзсез генә баш какты. Үзе исә бу апа нинди делегациядән, кем икән дип баш ватты. Беренче күргән кешесе дә түгел сыман… Ханымның тавышы кинәт калтыранды.
– Расих энем, син Ырысбайдагы мөгаллимәне хәтерлисеңме?
Расихның авызы чалшайды. Ул, күзен тагы да ныграк ачып, ханымга төбәлде. Бермәл кулы дерелди башлады. Артист җәһәт кенә башын аска иде. Азмы-күпме вакыттан янә башын күтәрде. Авызын бер ачты, бер япты, ләкин тавышы чыкмады.
– Хәтерлисеңме, туганкаем, син авырып киткәч…
Латыйпов тирән хәвеф, курку чагылган карашын хатыннан алмады.
– Юк. – Ул каты итеп баш чайкады. – Хәтерләмим. – Һәм каршыдагы стенага төбәлгән килеш катып калды…
Шәйморат Ырысбай авылына барып җиткәнче сукранды. Атына нәрсәдер булды, чыгымлап ала да китә. Яу чапканда, алай булмый торган иде. Хәзерге тыныч тормыш ошамыймы үзенә, һич аңламассың… Ырысбай дигәне дә әллә кайда – җәһәннәм тишегендә, барасың да барасың, ә юлның очы-кырые юк. Карышкан шикелле көне дә бик начар тора. Рашкы туктарга уйламый, көчәя генә бара. Юл бер уңмаса уңмый, диләр, дөрестер, ахры. Аның белән бергә чыгарга тиеш Әдһәм кичә генә егылып билен имгәтте. Көт, агай, иртәгәләргә терелермен, бергә чыгарбыз, дигән иде. Әдһәм бу якларны яхшы белә. Ул егет гел вак-төяк маҗарага тарып йөри инде. Ярый әле, үзе гел исән кала. «Вак бәлаләр мине олы һәлакәттән саклый, озын гомерле булырмын, мөгаен», – дигән була үзе. Бөтен дөнья кайнаган, ташкан шушы катлаулы чорда Шәйморат ни сабырлыгы җитеп, Әдһәмнең «иртәгә»сен көтеп утырырга тиеш? Революция уты дөрләп кабынды, ул бар галәмне ялмарга