Название | Итил суы ака торур / Итиль река течет |
---|---|
Автор произведения | Фаттах Нурихан |
Жанр | |
Серия | Татар прозасы |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02427-3 |
– Телләшмә! – диде Акбогага. – Анаңа каршы сөйләргә кем булдың? Ул качканда син кайда калдың? Уяу саклыйлар аны, каравыл башы! Куанычы эченә сыймый. Бер-берсен тотып ашарга гына торалар…
– Кичер, атам, кичер, анам, – диде Акбога, тезләнеп, мыгырданып.
– Бар, йөрмә буталып! – диде би утыз алты яшьлек углына, аяк тибеп.
Акбога мыштым гына чыгып китте. Ата кеше, базга төшкән бүре кебек, үртәлеп, үз сакалын йолыккалап, әрле-бирле йөренә башлады. Чынлап та, болай булгач, зурга китте эшләр. Чуалды эшләр, чуалды!
Шулай ул үзалдына ярсып йөренде-йөренде дә утырган урынында тынып калган хатыны каршында туктады; ачуын алыр кеше табылуына сөенгән сыман, каты гына, усал гына сорап куйды:
– Җә, нишләтәбез, анасы? – диде. – Синең дә балаң ич… нишләтәбез: асабызмы, кисәбезме, әллә төкерәбезме?
– Башкалар ни әйтер… – диде Койтым бикә, авыру кеше кебек, тыны бетеп, агарынып. – Ыру ни әйтер… Ямгырчы би… Шуннан куркам мин!
Күп тә үтмәде, өйалдында икенче бер кешенең кереп килгәне ишетелде. Ишек сакчысы, ишектән башын тыгып:
– Ямгырчы би килгән, керсенме? – диде.
Би белән бикә, телдән язган сыман, сакчыга карап тик тордылар. Сакчы соравын яңадан кабатлады.
– Керсен, – диде би төшенке генә.
Күзе-башы акаеп, тузынып, Ямгырчы би килеп керде. Керде дә, бигә дә, бикәгә дә туры карамыйча, ашыгып исәнлек-саулык сорады. Шуннан соң, сулуы кабып, үз-үзен тыя алмыйча, эчендәге бар нәрсәсен түгәргә кереште.
– Мин синең кунагың, Күрән би, – диде. – Кунактан болай көлмиләрие. Углың минем йөземне каралтты. Калым түләмичә, кызның атасына, туганнарына берни белдермичә… юлбасар кебек! Изге йоланы, изге түрәне бозып…
– Сиңа кем йоласы изгерәк соң, би? – диде Койтым бикә, мыскыл белән бинең сүзен бүлдереп. – Син гарәп йоласын тотасың түгелме соң?
– Миңа икесе дә изге! – диде Ямгырчы би, аптырап калмыйча. – Урынына карап мин гарәп йоласын тотам, урынына карап – ата-баба йоласын. Эш анда түгел. Моның өчен син миңа түләргә тиеш, Күрән би. Мин болай гына китмәячәкмен!
– Без сиңа түләрбез, би, – диде Койтым бикә, ире әйткәнне көтмичә. – Шулай да нигә тузынасың әле син? Кичәгенәк кенә үзең туганлашыйк дидең түгелме соң? Менә син теләгәнчә булган. Балалар бездән сорап тормаганнар. Моның өчен аларны салып суктыру кирәк. Шулай да…
– Юк! – диде Ямгырчы би. – Туганлашу болай булмый. Мондый туганлыкның, мондый кода-кодагыйлыкның миңа кирәге юк. Казаяк ыруының башы Ямгырчы би кызы төшеп калганнардан түгел. Юлбасар… угры белән туганлашу миңа килешми!
Күрән би, сөзешергә җыенган тәкәдәй, баскан урынында сикереп куйды, кылычын кыныдан суырып чыгарды да…
Ямгырчы би дә аптырап калмады – аның да кулында үткер тимер ялтырап китте. Күз ачып йомган арада баш очында, чәк-чәк килеп, кылычлар орыша башлады.
– Туктагыз! – дип кычкырды Койтым бикә, урыныннан сикереп торып.
Аны-моны уйламыйча, ул ирләр арасына ташланды – үз иренең кылычы чак-чак кына аның башын кыеп төшермәде.