Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан

Читать онлайн.
Название Итил суы ака торур / Итиль река течет
Автор произведения Фаттах Нурихан
Жанр
Серия Татар прозасы
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02427-3



Скачать книгу

миңа хатын кирәк… Хатыным булмаса, Биар ханы миңа көч бирмәячәк, мине Итил-Чулман йортның ханы да ясамаячаклар. Аңладыңмы инде? Чыгасыңмы миңа кияүгә?

      Тонык кына йолдызлар яктысында кыз, үзенең яратуын белдереп, аның яңа мыек чыгып килгән сылу йөзенә карады, очкынланып торган тере күзләренә карады. Теле белән әйтергә аның көче җитмәде, дер-дер калтыранып ул кайнар куллары белән, кайнар бите белән аның күкрәгенә сыенды да авыз эченнән ниндидер изге келәүләр әйтте.

      ХХ

      Бу төнне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тынычсыз уздырдылар. Тик аларның тынычсызлыгы куанычлы тынычсызлык түгел, кайгылы, борчулы тынычсызлык булды. Койтым бикә үзенең болгарларга, Алмыш ханга булган каршылыклы уйларыннан, яшьлегенең куркыныч истәлекләреннән арына алмады. Ямгырчы би үз эшләре турында баш ватты. Күрән бинең кайгысы исә Койтым бикәнекеннән дә, Казаяк ыруы башыныкыннан да зуррак, тирәнрәк иде.

      Киштәләрдәге елкылдавык тиреләр, өем-өем күннәр, тәпән-тәпән баллар әз генә дә аның күз алдыннан китеп тормады. Шунда ук борып-борып аның эче авыртты, Утташ камның каргышларын, үзенең, Тотыш угланның эшләгән языкларын искә төшереп, анда эчтә нидер туктаусыз агулап, сызлап торды. Ул чын-чынлап куркуга төште. Аңа инде ул Тәңренең каргышларын татый башлады шикелле тоелды. Үзенең авыруын, үзенең эше гел кирегә китүен шулай Тәңре каргышына юрагач, аның күңел төшенкелеге көчәйгәннән-көчәйде. Чит ил сатучыларының килмәве генә түгел, Ямгырчы бинең көтмәгәндә килеп төшүе дә, аның шулай күңелләргә коткы салып Алмыш ханга каршы яуга өндәве дә, җыен да, Койтым бикәнең үзенә каршы чыгуы да – барысы да, барысы да шул ук олы каргышның бер чагылышы булып тоелды. «Күрәсең, яшәр көннәрем күп калмагандыр инде», – дип уйлады ул, әледән-әле сызланып.

      Бераз шулай уфтанып, сыкранып, ыңгырашып ятканнан соң, ул яңадан сатылмаган маллары турында, чит ил сатучыларында булырга тиешле ниндидер им үләннәре турында уйлана башлады. «Ярар, Алмыш хан быел безгә аяк чалды, – диде ул үз-үзенә. – Җәрингә дә, аннан соң да аяк чалса, ул чагында нишләргә?» Әйе, ул чагында нишләргә?! Ничек котылырга моннан? Алмыш ханны кемнәрдер килеп туздырып ташлаганны көтеп ятаргамы, әллә… Ямгырчы би әйткәнчә… Юк, булмый! Булмас! Алайса, түләнмәгән каланны түләп, шуның белән буаны ерып җибәрергәмени? Кайсын сайларга – ирекнеме, байлыкнымы? Ах, нинди кирәк алар икесе дә ир булган ир өчен!

      Алайса, чыннан да коры җирдән аркыш45 җибәрү кулайрак булыр микәнни? Башкача юл юк. Күрәсең, шулай итәргә туры килер. Ике ай барасы, ике ай кайтасы. Башка юл юк…

      Соңгы уе Күрән бигә ышанычлырак тоелды. Бу турыда ул иртән тыныч күңел белән дә уйлап карады. «Бүгеннән җыена башларга кирәк», – диде ул үз-үзенә. «Тик кемне җибәрергә соң?» – дип уйлады ул бераздан. Акбога булдыра алмас. Котан шулай ук. Булса-калса – Тотыш. Биш йөз, алты йөз кораллы сакчы, яхшы кылавызлар46 булса, әйләнеп кайтыр. Товарын эт ашасын, им утлары, им сулары алып кайтса, шул да җиткән. Көзгә тикле Әди кебек китеп кенә бармаса ярар иде. Әди дә гел «эчем» диде, менә ул кая таба бара эшләр! Китсен Тотыш,



<p>45</p>

Аркыш – кәрван.

<p>46</p>

Кылавыз – юл күрсәтүче.